Татарстан Президенты Азнакайга эшлекле сәяхәте барышында "Нефтемаш" заводында булды. Әлеге предприятие күп еллар дәвамында нефть эшкәртү, энергетика һәм сәнәгатьнең башка тармакларына махсус хезмәт күрсәтү чаралары базарында уңышлы эшләп килә.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Азнакай" шифаханә-профилакториендә ял итүчеләр белән сөйләшү вакытында төп тема пенсионер һәм хезмәт ветераннарының социаль якланганлыгы проблемасы булды. Минтимер Шәймиев, шулай ук, биредә ял итүчеләрнең ташламаларны акчага әйләндерү, пенсия реформалары һәм шифаханә-курорт дәвалаулары проблемалары буенча күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Минтимер Шәймиев азнакайлыларны әлеге күркәм объектка ия булулары белән котлады һәм сез моңа лаек дип белдерде. Президент "Татнефть" ААҖнең генераль директоры, "Ак барс" клубы президенты Шәфәгать Тәһәүтдинов эшен яхшы бәяләде, аның республикада хоккей үсеше программасына Россиядә тиңнәр юк дип белдерде. Килер шундый вакыт, без хоккейчыларны читтән алмаячакбыз, ә үзебез аларны дөньяның төрле илләренә җибәрәчәкбез, диде Минтимер Шәймиев.