Президент социаль ипотека буенча киңәшмә үткәрде

2004 елның 23 ноябре, сишәмбе
22 ноябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә социаль ипотека мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә Президентның матбугат үзәге. Сөйләшүдә "Татарстан Республикасында төзелешне үстерүдә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы ТР Законының әзерлек барышы тикшерелде. Әлеге закон якын арада икенче укылышта карау өчен ТР Дәүләт Советына тапшырылырга тиеш.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, закон инде эшләнеп беткән, әмма анда кертелгән төзәтмәләрне һәм өстәмәләрне тиз арада тикшереп чыгарга һәм шәһәрдә генә түгел, авыл җирлегендә дә социаль ипотека буенча торак төзүне тормышка ашыруның механизмнарын җайга салырга кирәк. "Закон 2005 елның 1 гыйнварыннан эшли башларга тиеш", - диде республика башлыгы.

Киңәшмәдә шулай ук ипотека кредитының шартлары турында да сөйләшенде. М.Шәймиев сүзләренчә, закон торак шартларын яхшыртырга мәҗбүр булганнарның һәм, бигрәк тә, яшь гаиләрнең һәм бюджет өлкәсендә яшләүчеләрнең көченнән килерлек булсын. Президент халык торак төзелешендәге яңалыклардан һәм социаль ипотека программасыннан вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар булырга тиеш дип, ассызыклады.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әкъзам Гобәйдуллин, ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International