Мехрибан Алиева Сабан туен ЮНЕСКО мирасы булырга лаек дип саный

2004 елның 15 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ЮНЕСКОның тел һәм музыкаль традицияләр буенча Изге ниятле вәкиле, Әзербәйҗан Республикасы Президенты тормыш иптәше Мехрибан Алиева белән күреште.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева һәм Президентның Халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Тимур Акулов катнашты.

Мехриба ханым Казанга бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк ЮНЕСКОның Аурупа һәм Төньяк Америка илләре өчен матди булмаган мәдәни мирасны саклау турындагы Конвенция буенча төбәк семинарында катнашу өчен килгән.

"Без Татарстан Президенты белән халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау буенча уртак төбәк проектлары турында сөйләштек. Аларны тормышка ашыруда бергә эш йөртергә килештек", - диде Мехрибан Алиева очрашудан соң журналистларга. Мехрибан ханым фикеренчә, татар милли бәйрәме - Сабан туе шулай ук ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә керергә лаеклы. "Әйтик, әзербәйҗаннарның Мугам бәйрәме ЮНЕСКОның ул исемлегендә урын алган инде. Сабан туе турында күп укыганым бар. Аның тамырлары бик борынгы, ул, гомумән, татар халкының милли асылын чагылдыручы бәйрәм. Халыкларыбызның шушы һәм башка күркәм мәдәни мирасларын саклау, аларны тарату һәм үстерү өлкәсендә Татарстан белән бергә эшләргә телибез", - диде ЮНЕСКОның Изге ниятле вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International