Минтимер Шәймиев Димитровград мэры белән очрашты

2004 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе
2 декабрь Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре мэры Сергей Морозов белән очрашты. Билгеле булганча, бу якшәмбедә Ульянда өлкәнең хакимият башлыгына сайлаулар үтәчәк. "Сергей Морозовның да анда үз кандидатурасын куюы шатландыра", - диде Президент.

Минтимер Шәймиев күрше төбәк буларак, Ульян өлкәсен һәрвакыт күзәтеп баруын әйтте. "Кызганычка, үзгәртеп корулар башланган чордан ук Ульян җитәкчеләргә уңмады, алар вакыт таләпләренә җавап бирмәде. Шуңа күрә бүген Идел буеның иң яхшы җирләре караусыз ята. Минем җиргә мөнәсәбәтемне беләсез, бу хәлләрне күрү минем өчен икеләтә авыр", - диде Президент.

Ә Сергей Морозов җитәкләгән Димитровград шәһәрен Минтимер Шәймиев Ульяндагы уңышлы "утраучык" дип бәяләде. "Шәһәрнең катлаулы сәнәгать структурасы бар. Аның нигезендә күпне эшләргә була һәм эшләнә дә. Үткән ел Димитровград шулай ук Идел буеның мәдәни үзәге дип тә игълан ителгән иде. Анда зур итеп татарларның милли бәйрәме - Сабан туе узды. Бу шәһәрдә милләтара дуслык һәм хөрмәт яши. Ул Идел буе округындагы башка төбәкләргә дә үркән булырлык", - диде Президент.

Шул уңайдан Минтимер Шәймиев Россиядәге соңгы халык санын алу буенча, Ульян өлкәсендә 170 меңнән артык татар яшәгәнлеген һәм быел Димитровградта татар гимназиясе ачылуын билгеләп үтте. "Сайлаулар вакытында Ульян татарлары нәкъ аңа тавыш бирәчәгенә минем шигем юк, - диде Президент. - Киләчәктә дә без бергәләп уңышлы эшләргә һәм яшәргә өметләнәбез".

Сергей Морозов үз чиратында үзе җитәкләгән шәһәрнең икътисади уңышларларында Татарстанның да өлеше булуын әйтте. "Без республикада үтүче социаль һәм икътисади форумнарга еш киләбез, мондагы тәҗрибәгә таянабыз. Бөтендөнья татар конгрессы үткән көннәрдә дә Президент белән очрашып сөйләшкән идек. Димитровградта узган Сабан туе һәм быел ачылган татар гимназиясе - үзара аңлашып яшәвебезнең матур нәтиҗәсе, - диде Сергей Морозов журналистларга. - Бүген бездә кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Мин Президентка да шушы сорау белән мөрәҗәгать иттем - безгә өлкәне аякка бастыру эшендә төпле киңәшләр кирәк", - диде Димитровград мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International