Бәйрәм матур үтәчәк!

2004 елның 7 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре Баш командующие генерал-полковник Николай Рогожкиннны кабул итте.

Сүз 2005 елда Казанның мең еллыгын бәйрәм итү көннәрендә башкалабызда тәртип саклау һәм куркынычсызлык чараларын булдыру хакында барды. "Россия эчке эшлбр министры боерыгы буенча, Татарстан тәртип саклаучылары белән бергә без шушы мәсьәләне чишү өстендә эшлибез", - диде журналистларга Николай Рогожкин. Россиянең эчке гаскәрләренең шундый күп кеше җыела торган тантаналарда куркынычсызлык һәм тәртип саклау чараларын тәэмин итүдә тәҗрибәсе зур, шуңа күрә Баш командующий бу эшнең уңышына шик белдерми.

Тәртип саклау һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итүдә барлыгы 30 меңләп эчке гаскәр хәрбиләре катнашачак, шуларның 7 меңе Татарстаннан тыш төбәкләрдән китертелергә мөмкин, беренче чиратта эчке гаскәрләрнең Идел буе округыннан, моны очрашуда катнашкан әлеге округ җитәкчесе генерал-лейтенант Михаил Змеев та раслап алды. Ләкин, Николай Рогожкин әйтүенчә, эчке гаскәрләр тиз арада күчертелеп йөрергә сәләтле, кирәк булса, Казанга Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән хәрбиләрне китертергә мөмкин икән.

Әлбәттә, милиция хезмәткәрләре дә читтә калмаячак. Татарстан эчке эшләр министрлыгында инде шактый эшләр башкарылган. Кичә Николай Рогожкин Татарстан эчке эшләр министры генерал-лейтенант Әсгать Сәфәров белән бергә махсус билгеләнгән кешенең әзерлек эшләре турында чыгышын тыңлаган, тәртип саклау һәм куркынычсызлык чаралары планы белән дә танышкан. Чит илләрдән күп санлы кунаклар килү сәбәпле махсус саклану чаралары да каралачак, ләкин гади халыкка болар авырлык китермәячәк дип вәгъдәләде Баш командующий.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International