Минтимер Шәймиев Ататөрек каберенә чәчәкләр куйды

2004 елның 6 декабре, дүшәмбе
6 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Төркиягә эшлекле визиты дәвам итә. Россия Президенты Владимир Путин җитәкләгән Россия делегациясе составында шулай ук Ингушетия Президенты Морат Зязиков, Россиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров, сәнәгать һәм энергетика министры Виктор Христенко, саклану министры Сергей Иванов, "Транснефть", "ВЭБа", АХК "МИГ", "Рособоронэскпорт", "Новолипецк металлургия комбинаты", "Стройтрансгаз" оешмалары җитәкчеләре, Татарстан ягыннан исә "Татнефть" җитәкчесе Шәфәгать Тәхаветдинов бар.

Кичә Минтимер Шәймиев Төркия Президенты Әхмәт Сезерның Владимир Путин хөрмәтенә атап үткәргән кичке ашында катнашты. Бүген исә Россия делегациясе Төркия Республикасына нигез салган Мостафа Ататөрекнең мавзолеенда булып, чәчәкләр куйды.

Шулай ук бүген Минтимер Шәймиев Әхмәт Сезерның Чанкаядагы президент комплексында Төркия белән Россия Президентлары очрашуында катнашачак. Сөйләшү азагында ике ил арасында хезмәттәшлек турында уртак килешүләргә кул куелачак.

Көннең икенче яртысында исә Төркиянең Сәүдә, сәнәгать, диңгез палаталары һәм биржасы берлегендә Россия-Төркия эшлекле форумы ачылачак. Визит барышында Минтимер Шәймиев Төркия Премьер-министры һәм Бөек милли җыены рәисе белән очрашуда да булыр көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International