Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Красноярски крае губернаторы Александр Хлопонинга Красноярски крае төзелүгә 70 ел тулу уңаеннан тәбрикләү телеграммасын юллады.
]"Россия Федерациясенең иң эре төбәкләренең берсе булган Красноярски крае Россия икътисадында һәрвакыт мөһим роль уйнады һәм бүген Себернең чын индустриаль үзәге булып тора. Уникаль табигый шартлар, алга киткән экспортка юнәлтелгән җитештерү өлкәсе һәм, әлбәттә, биредә яшәүчеләрнең хезмәт сөючәнлеге һәм үз төбәкләренә мәхәббәтләре - болар барысы да Красноярски өлкәсенең соңгы еллардагы барлык авырлыкларны да ерып чыгуына китерде, киләчәктә үсеш тизлеген югалтмыйча алга таба баруның төп шарты булып тора.
Шушы матур уңайдан файдаланып, Татарстан Президенты ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекнең киңәюенә һәм үсүенә, киләчәктә Красноярски крае белән Татарстан арасындагы элемтәләр бар күпмилләтле Россия Федерациясе файдасына ныгыр дигән өмет белдерде.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.