Татарстан ришвәтчелеккә каршы "сугыш" игълан итте

2004 елның 30 ноябре, сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы Куркынычсызлык Советы чираттагы утырышын үткәрде. ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендәге Совет бу юлы Татарстанда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен тикшерде.

Агымдагы елның июль аенда Татарстан Президенты республикада ришвәтчелек белән көрәшү сәясәтенең төп стратегияләрен билгеләү турында указ кабул иткән иде. Бүгенге утырышта Куркынычсызлык Советы әгъзалары аның проектын тикшерде. "Татарстан Россиядә беренче булып ришвәтчелекка каршы көрәш игълан итте. Әмма Россия Федерациясенә дә бу мәсьәләдә чаралар күрергә туры киләчәк. Демократик дәүләт төзергә, илнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итәргә телибез икән безгә коррупцияне тамырдан корытырга, бу явыз күренеш белән көрәшү юлларын һәм ысулларын билгеләргә кирәк, - диде Президент. - Россия Хөкүмәте дә, Президенты да моны аңлый. "Бердәм Россия" фиркасенең соңгы съездында да бу телгә алынды", - диде М.Шәймиев.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, проектны төзү буенча эшче комиссиянең рәисе Равил Моратов үз чыгышында Татарстанда коррупция мәсьәләсе буенча зур тикшеренү эшләре башкарылганын билгеләп узды. Дәрәҗәле экспертлар үткәргән сораштыруларда Татарстан гражданнары, төрле даирә җитәкчеләр катнашканлыгын әйтте. Равил Моратов Совет әгъзаларын кайбер нәтиҗәләр белән дә таныштырып үтте. "Мондый социаль анализ Россиядә шулай ук беренче тапкыр үткәрелде", - диде Премьер-министр урынбасары.

Р.Моратов белдерүенчә, Татарстан Россиянең 40 төбәге арасында коррупция җәелүе буенча 28-нче урында тора. Сораштырулар көнкүреш ришвәтчелекнең аеруча медицина, аннан соң мәгариф һәм җир хуҗалыгы өлкәсендә көчле булуын күрсәткән. Елга мондый ришвәтчелекнең күләме якынча 4 миллиард 600 миллион сумны тәшкил итә икән. Эшлекле коррупция елына 2 миллиард 557 миллионга җитә дип исәпләнелгән. Анализ күрсәткәнчә, ришвәт алучыларның 81 проценты шәһәр һәм район хакимияләре структураларына карый икән.

"Үзләренең исемнәренә тап төшергән затларга башкача ышаныч күрсәтелергә тиеш түгел. - диде Равил Моратов коррупция белән көрәш юлларының берсенә басым ясап. - Һәм андый кешеләр бүгенге базар икътисады шартларында үзләренә башка эш тә таба алмаячак".

Утырышта күп төрле күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр мисалга китерелде. Шулай ук коммуналь хезмәт, армия, автоинспекциядәге ришвәтчелек мәсьәләләре күтәрелде. Минтимер Шәймиев залдагы канәгатьсезлек тавышларына җавап итеп: "Әлбәттә, тикшеренүләрдә хата китәргә мөмкин. Әмма "авыруын яшергән - үлгән", диләр. Безгә дә проблеманы аңларга, үз-үзебезне җиңәргә һәм эшли башларга кирәк", - диде.

Равил Моратов әйткәнчә, эшмәкәрлек шулай ук ришвәтчелектән зур зыян күрә. Аларның 70 проценты судка мөрәҗәгать итүдән бер нинди файда булмаячак дигән фикердә тора. Р.Моратов коррупциягә каршы көрәш стратегияләренең төп юнәлешләрен атаганда, алар арасында гаммәви мәгълүмат чараларының да зур урын алып торуын билгеләде.

Премьер-министр урынбасары үзенең күзәтүләреннән чыгып, республикада рәсми рәвештә коррупциягә каршы көрәш игълан ителгәч, андый очракларның ике тапкырга кимегәнлеген әйтте. Президент та бу уңайдан Татарстан энегияне саклау стратегиясе өстендә эшли башлагач, ике ел дәвамында саллы гына нәтиҗәләргә ирешелгәнлеген искә алды. "Әмма алга таба эшләргә кирәк", - диде М.Шәймиев.

ТР Дәүләт Советы рәисе, Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук коррупциягә каршы көрәш проектына уңай бәя бирде. "Россия 1999 елда Аурупа Советының, 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы конвенцияләренә кул куйган иде, әмма әле дә бер ни эшләмәде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы рәисе декабрьдә әлеге мәсьәлә буенча Казанда Бөтенроссия киңәшмәсе үткәреләчәген хәбәр итте. "Россиядә Җәмәгать палаталарын оештыру күздә тотыла, бәлки аны да шушы эшкә җәлеп итү кирәктер", - дигән тәкъдим кертте Ф.Мөхәммәтшин.

Шулай ук Куркынычсызлык советы әгъзасы, Чаллы хакимияте башлыгы Илдар Халиков та яңа проект буенча фикерләрен җиткерде.

Татарстан Прокуроры Кафиль Әмиров исә проектка карата каршылыклы уйларын әйтми кала алмады. "Коррупция белән көрәштә - җитди чараларсыз мөмкин түгел", - дип ассызыклады. Шулай ук прокурор Татарстандагы ришвәтчелек вәзгыятенә анализ ясалганда һәм проектны төзегәндә Татарстанның хокук саклау органнарының эш нәтиҗәләре файдаланылмавына канәгатьсезлек белдерде. Прокурор кайбер законнарның да бүгенге көн таләпләренә җавап бирмәвенә басым ясады. "Федераль законнар арасында эшне тоткарлый торган законнар күп", - диде К.Әмиров. Равил Моратовның сүзен кабатлап, Прокурор халыкта гражданлык батырлыгын тәрбияләргә кирәклеген дә әйтте. "Халык фактларны әйтергә курыкмасын", - диде ул.

Минтимер Шәймиев коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең ТР Куркынычсызлык Советы каршында аерым орган булып оешачагын һәм аны шәхсән үзе җитәкләячәген әйтте. "Куркынычсызлык Советы халыкта дәрәҗә һәм ышаныч казанды. Биредә халык язмышы өчен мөһим проблемалар күтәрелә һәм аларны чишү юллары эзләнә. Бу ышанычны акларга кирәк, - диде Президент. - Коррупция илгә, төбәккә инвестицияләр җәлеп итәргә комачаулый, чөнки инвесторлар андый дәүләт килергә ашыкмый", - диде Президент.

Бүген тәкъдим ителгән проект күпчелек тавыш белән хупланды дияргә мөмкин. Аңа төзәтмәләр һәм өстәмләр кертү шулай ук дәвам итәчәк. "Алар барысы да исәпкә алыначак. Бүген безгә әлеге мәсьәләне чишү эшен башлап җибәрү мөһим", - диде М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International