Күргәзмәне ачу тантанасында Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Ларс Виссинг та катнашты. Дания һәм Татарстан арасындагы икътисадый багланышларның үсеш юлын билгеләп үткәннән соң ул бүген хезмәттәшлекнең икенче этабы башлануын билгеләп үтте.
Күргәзмәне ачып җибәргәннән соң Илбашы залда тәкъдим ителгән стендларны карап чыкты. Кунаклар арасында Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, эре оешма җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар бар иде.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.