М.Шәймиев: "Үзебезнең егетләр төзегән сәүдә мәйданнары"

2004 елның 26 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкаланың "Караван" сәүдә кварталында булды. Казан мэры Камил Исхаков белән Президент сәүдә үзәгенең эше белән танышты.

"Караван" элек "Спартак" ачык акционерлык җәмгыятенә караган, төзекләндерелгән бинада урнашкан. Өч катлы кибетнең гомуми мәйданы 13 500 кв. метр, шул исәптән аның 8 400 кв метры - сәүдә мәйданын тәшкил итә. Төзекләндерүгә барлыгы 368,3 миллион сум инвестиция җәлеп ителгән. Кварталның 1 катында 8 арендатор эшли, алар арасында - парфюмерия, зәркан, бүләкләр бүлекләре бар, 2 катта 26 арендатор, анда "ДОМО" кибете челтәре, хатын-кызлар, ир-атлар һәм баш киемнәре бүлекләре урнашкан. 3 катта шулай ук киемнәр сатыла. Сәүдә кварталында 100 урынга исәпләнгән "Бочка" рестораны, 40 урынлык "Траттория" итальян кухнясы рестораны да эшләячәк. Биредә экспресс ателье, химчистка бүлеге һәм балалар өчен уен бүлмәсе дә бар. Сәүдә кварталында 180 кешегә эш урыны булдырылган.

Минтимер Шәймиевкә "Караван"ның икенче чиратын - Кабан күле буенда төзеләчәк икенче сәүдә кварталының проекты белән дә таныштырдылар. Ул да өч катлы бина булачак, аның гомуми мәйданы 14,1 мең кв. метрны тәшкил итәр дип көтелә. Төзелеш 2005 елның гыйнварыннан башланып 2006 елның июлендә тәмамланырга тиеш дип планлаштырылган. Проектка 310 миллион сум инвестиция кертеләчәк.

"Бу үзебезнең егетләр - үзебезнең эшмәкәрләр төзегән сәүдә үзәге, андый мәйданнар Казанда күп һәм тагын да артачак, - диде Минтимер Шәймиев "Караван"ны караганнан соң. - Заманасы шундый иде, гомумән, ил буенча сәүдә өлкәсендә халыкка нормаль, уңайлы хезмәт күрсәтү түбән дәрәҗәдә булды, бу мәсьәлә һәрвакыт игътибарсыз калды. Ә хәзер акрынлап тәртип урнаша бара, сатучыларның да, сатып алучыларның да кәефе күтәренеке, ризасызлык күрсәткән кешеләр дә күренми", - диде Президент.

"Караван"да аяк киемнәре сайлаганнан соң сәүдә кварталына ук терәлеп торучы Казанның "Спартак" аяк киемнәре кибетенә кереп, Президент үзенең бүген нәкъ менә "Спартак" туфлиен кигәнлеген әйтте. "Сәгатьнең дә мин үзебездә - "Восток"та чыгарылганын тагам. Башка сәгатьләрем булса да", - дип сәгатен дә күрсәтте Президент. Шулай ук Минтимер Шәймиев "Караван" кибетендә бигрәк тә Бөгелмә фарфор заводының савыт-сабаларын ошатып чыккан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International