Россия белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлек 1947 елларга барып тоташа. Россия Президенты Владимир Путин да 2000, 2002 елларда Һиндстанда булып кайтты. Илбашының чираттагы рәсми визиты исә быелның декабрь аена планлаштырылган.
2000 елда кул куелган Россия белән Һиндстан арасындагы төбәкара хезәттәшлек турындагы Килешү нигезендә, бүгенге көндә Әстерхан өлкәсе белән Һиндстанның Гуджарат штаты, Самара өлкәсе белән Карнатака штаты һәм Казан белән Хайдарабад, Татарстан Республикасы белән Андхра-Прадеш штаты арасында хезмәттәшлек беркетмәләре төзелгән.
Соңгы елдагы нәтиҗәләр буенча, Һиндстан Татарстанның тышкы сәүдә хезмәттәшелегендә 13-нче урында тора.
Канвал Сибал ачыклап киткәнчә, тиздән, инде ноябрьдә, РФ Премьер-министры урыбасары Жуков әфәнденең, аннан соң декабрьдә Владимир Путинның Һиндстанга визиты көтелә. "Шушы очрашулар барышында ике ил арасында хезмәттәшлек күләмен үстерү һәм ныгыту турында сүз барыр дип уйлыйбыз һәм Россия делегациясендә Татарстан Хөкүмәте вәкилләрен дә күрергә телибез", - диде илче.
"Гыйнварда исә бездә энергетикага багышланган Россия-Һиндстан семинары үтәчәк. Нефть һәм нефть химиясе республика икътисадында зур роль уйный, без Татарстан да бу семинарда катнашыр дип өметләнбез", - диде К.Сибал.
Һиндстан илчесе Президент белән шулай ук программа тәэминаты, аеруча аның нефть химиясе өлкәсенә кагылышлы продукцияләре турында сөйләшү булганын әйтте. Һиндстанның шулай ук автомобиль сәнәгате, "КамАЗ" предприятиесе белән дә кызыксынуы зур. Киләсе елның февралендә Һиндстанда үтәчәк техника күргәзмә-ярминәксендә "КамАЗ" автомобильләре дә тәкъдим ителер дип көтелә.
"Без Казан вертолет заводы белән Һиндстанның шәхси компанияләре арасында элемтәләр урнаштыру турында сөйләштек. 2005 ел башында шәхси һинд компанияләре Казанга килер, ә май аенда "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Һиндстанның кече һәм урта эшмәкәрлек күргәзмәсе үтәр дип ниятлибез", - диде Вәкил.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.