ТР Президенты торак мәсьәләсе буенча киңәшләшә

2004 елның 5 ноябре, җомга
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында республикада торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләр, торак һәм коммуналь хезмәт өчен түләүдә адреслы социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, шәһәр һәм район администрацияләре башлыклары, тармак белгечләре катнашты.

Беркемгә дә сер түгел, бөтен ил күләмендә торак-коммуналь хуҗалыгы авыр хәлдә һәм аның белән элеккеге юллар аша идарә итү тиешле нәтиҗәләр бирми. ТР Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның кышын уздыруга быел Россиянең 12 төбәге әзер түгел. Бу хәбәргә ТР Президенты Минтимер Шәймиев: "Башкаларның кайгысына сөенергә ярамый, ашыгыч рәвештә үзебездә аңа каршы тору чаралары күрергә кирәк", - дип җавап кайтарды.

Мәгълүм булганча, Татарстан хөкүмәте республикада торак коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру юнәлешендә эш алып бара. Гади халык аның "җимешләрен" инде киләсе елның 1 гыйнварыннан алып татый башлаячак. Әлеге реформа үз алдында республика-торак коммуналь хуҗалыгын финанс яктан савыктыру, тарифлар билгеләүдә төгәллек һәм тәртип урнаштыру, тармакка яңа хуҗалар һәм инвесторлар җәлеп итү кебек изге максатларны күздә тота.

Нигездә бу максатлар хөкүмәт карамагында булган һәм бүгенге көн шартларында дәүләт аны тулысынча тарта алмаган торак-коммуналь хуҗалыгын шәхси кулларга, инвесторларга тапшыру дигән сүз. Шушы эшне тормышка ашыру өчен тармакка бәйле предприятиеләр акционерлаштырыла һәм аларның 75 процент минус 1 акциясе шәхси кулларга, инвесторларга тапшырыла, ә 25 процент плюс 1 акциясе дәүләт карамагында кала.

Әмма бу чара торак-коммуналь хуҗалыгын үз кулларына алучылар җыелып инде ишек кага дигән сүз түгел. Читтән акча җәлеп итү өчен тармакның кызыктыргыч булуы һәм инвесторларга дәүләт таарфыннан тиешле гарантияләр бирелүе зарури. Хәзерге вакытта дәүләт даирәләрендә нәкъ менә шушы гарантияләр һәм тарифларны билгеләү турында сүз алып барыла да. Дәүләт тармакка килүче инвесторлар буларак ягулык һәм энергетика компанияләрен, коммерция банкларын күздә тота. Тарифларга килгәндә, киләсе елдан алып торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтеннән файдаланучылар, ягъни фатир өчен түләү 100 процент күләмендә алыначак. Элек дәүләт үз өстенә алып килгән ташламалар бетереләчәк. Газ, ут, җылык энергиясе һәм башкалар өчен тарифлар үсүне истә тотканда, яңа елдан түләү 150 процентка кадәр үсүен фаразларга була.

Шуңа бәйле рәвештә тагын бер кискен мәсьәлә - социаль ярдәм мәсьәләсе 5-10 тапкыр үсәчәк. Нәтиҗәдә, ай саен биреләчәк акчалата ярдәмгә мохтаҗлар 545 мең кешегә, балалар пособияләре 350 мең кешегә, аз керемле гаиләләр 300 мең кешегә кадәр үсәчәк. Социаль ярдәмгә мохтаҗлар саны инвалидлар, пенсионерлар, бюджет хезмәткәрләре исәбенә артачак.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, әлеге мәсьәләләрне чишүгә багышланган мәгълүмат киңәшмә кысаларында гына калмыйча, бар республикада, хәтта чит төбәкләрдә дә белдерелергә тиеш. Чит төбәкләрдән Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгына инвестиция кертергә теләүчеләр булса, баш тарту кирәк түгел. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исә инвесторларны күбрәк республикада эзләү ягында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International