Ураза бәйрәме котлы булсын!

2004 елның 13 ноябре, шимбә
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Ураза бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Сезне ихлас күңелдән мөбарәк Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Изге Рамазан шәриф ае тәмамланган бу мөкатдәс көннәрдә без күңел пакьлеге, миһербанлылык һәм мәрхәмәтлелек хакында еш уйланабыз, игелекле эшләр эшләргә, мохтаҗларга һәм зәгыйфьләргә ярдәм кулы сузарга тырышабыз, күркәм ниятләр белән яшибез.Бу мәңгелек кыйммәтләр кешеләрдә киләчәккә өмет һәм ышаныч уята, аларны изге гамәлләргә өнди, аларның калебен агартуга, иманнарын ныгытуга һәм рухи яңарышка хезмәт итә.

Күп гасырлар буена ислам тарафыннан тупланган кабатланмас әхлакый кыйммәтләр киләчәктә дә республикабызның мөселман өммәсенә дин битлеге артына яшеренгән төрле экстремизм күренешләренә каршы торырга, Татарстанда милләтләр һәм диннәр арасында татулык һәм иминлек сакларга, халыкларыбыз арасында дуслыкны һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәр дип чын күңелдән ышанам.

Бу мөбарәк көннәрдәге матур омтылышлар һәм изге ниятләр йөрәк түренә урнашып, безнең тугры һәм ышанычлы юлдашларыбызга әверелсен иде.

Шатлыклы һәм нурлы Ураза бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен, Сезгә һәм якыннарыгызга күңел күтәренкелеге, бәхет, тынычлык һәм исәнлек-саулык телим.

Татарстан Республикасы
Президенты

М.Ш.Шәймиев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International