Язучылар берлеге 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2004 елның 26 октябре, сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Язучылар берлегенең 70 еллыгын билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә зур бәйрәм тантанасы узды. Юбилей Татарстан китап нәшриятының 85 еллыгы белән дә туры килә. Бәйрәмгә бик күп язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, нәшрият җитәкчеләре, шулай ук дәрәҗәле кунаклар җыелды.

Язучыларны котларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә килгән иде. "Бүген без гаять зур вакыйганы - Татарстан Язучылар берлегенең юбилеен бәйрәм итәбез. Берлекнең 70 еллык тарихы бар икән, бу аның кирәклеген, мөһимлеген дәлилли. Безнең әдәбиятның мең еллык тарихы бар. Бүген Татарстан китап нәшриятының да 85 яшь тулган көнен билгеләп үтәбез. Әмма нәшер итү тарихына да инде кимендә 300 ел. - диде Президент. - Әдәбият гомер-гомергә җәмгыятьнең, тарихның көзгесе булган. Авыр инкыйлаб елларымы, коллективлаштыру, репрессия, сугышмы - язмыш нинди генә сынаулар алып килмәсен - каләм ияләребез халыкка хезмәт итүдән туктамаган", - дип горурлык белән билгеләп узды Минтимер Шәймиев. Президент Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән язучыларны котлап, аларга һәрвакыт ирекле булып иҗат итәргә, саулык-сәламәтлек, иминлек теләде.

М.Шәймиев үзенең тәбрикләү чыгышында республикада яшәп иҗат итүче башка милләт язучыларының да иҗатына соклануын белдерми калмады. Рус, чуваш, мари, башкорт һәм башка милләт әдипләре турында "нинди генә телдә иҗат итсәгез дә сезнең әсәрләрегездә милләтара сабырлык, дуслык яши. Моның өчен сезгә рәхмәт әйтәм", диде ул.

Шулай ук бүгенге кичәдә Президент Указы белән әдәбиятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен шагыйрь, прозаик, публицист Әхсән Баянга Татарстанның халык шагыйре мактаулы исеме дә бирелде.

Шагыйрь, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Ренат Хариска да Минтимер Шәймиев Татарстанның халык шагыйре исемен тапшырды. "Ренат Харис күп кырлы талант иясе, ул - гармунда да уйный, җырлый да, рәсем дә ясый. Аннан соң Ренат әдәби тәнкыйтьче генә түгел, сәяси тәнкыйтьче дә", - дип шаяртты Президент.

Быел 80 яшен тутырган язучы, галим Владимир Корчагинны исә заманча әдәбиятне үстерүгә зур өлеш керткәне Татарстан Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International