Президент Казакъстанда Татарстан көннәрендә катнаша
2004 елның 27 октябре, чәршәмбе
28 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев чакыруы буенча Казакъстан башкаласы Астанага китте.
Татарстанның рәсми делегациясе Казакъстан Республикасында Россия Федерациясе елы кысаларында үтүче Казакъстанда Татарстан Республикасы көннәрендә катнашачак.
Минтимер Шәймиев Казакъстандагы Татар мәдәни үзәкләре ассоциациясе вәкилләре белән дә очрашыр һәм Астана шәһәре Опера театрында Татарстанның сәнгать коллективлары концертында да булыр дип көтелә.
28 октябрь көнне кич Татарстан Президенты кире Казанга кайтачак.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.