Республика игенчеләре агымдагы елдагы уракта 4,2 миллион тоннадан артык икмәк җыеп алды. Яңа уңышның 1 миллион тоннага якыны инде сәүдәгә озатылды, 300 мең тонна бодай саклау пунктларына тапшырылды. Хәзерге вакытта игенчеләр басуларда 1,5 миллион тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алу эшендә тырыша. Терлекчелек тарамгында ел азагына кадәр 1,5 миллион тонна сөт, 300 мең тонна терлек һәм 40 мең тонна кош ите җитештерү фаразлана.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.