Бүген, 17 сентябрьдә Төркия җитәкчелеге тәкъдиме белән Төркия Республикасы Президенты Әхмәт Нәҗәт Сезер һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев арасында телефон сөйләшүе булды. Билгеле булганча, бу көннәрдә М.Шәймиев Анталиядә ял итә.
ТР Президенты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, сөйләшү барышында Төркия Президенты ике республика арасындагы күпьяклы хезмәттәшлекнең үсеш алуын, төрек компанияләренең Татарстан базарында уңышлы гына эшләвен билгеләп үтте.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.