М.Шәймиев: "Пычрак сайлаулар булмаячак"

2004 елның 14 сентябре, сишәмбе
Билгеле булганча, бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Сөйләшүдә РФ Министрлар Кабинеты әгъзалары, Россия Федерациясенең барлык 89 субъекты җитәкчеләре, Кремль администрациясе, Генераль прокурор, Үзәк банк башлыгы, Президентның Вәкаләтле Вәкилләре, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Федераль саклану хезмәте директорлары катнашты. Әлеге утырыш шуны күрсәтте - илдәге соңгы террактлар Россиянең дәүләт хакимиятен тамырдан үзгәртеп корырга сәбәпләр бирде.

Владимир Путин җыенда якын киләчәктә Россиянең сәяси структурасын асылдан үзгәртерлек белдерүләр ясады. Аерым алганда, Президент федерация субъектлары башлыкларын: Президент, губернаторларны үзе билгеләячәк, РФ Дәүләт Думасында бермандатлы депутатлар башка булмаячак, ягъни барлык кандидатлар да партия исемлекләре буенча үтәчәк һәм барлык закон проектлары да яңа орган - Җәмәгатьчелек палатасы аша үтәчәк. Шулай итеп, Россиянең башкарма хакимияте террорлыкка каршы торырга карар кылды.

Утырышта катнашкан һәм чыгыш ясаган Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген кич башкалага кайткач, Казан аэропортында журналистлар белән очрашты.

"Бүгенге киңәйтелгән утырышта күтәрелгән мәсьәләләр Бесландагы фаҗигаләрдән соң Россия Президентының халыкка ясаган мөрәҗәгатенә бәйле, - диде Минтимер Шәймиев гаммәви мәгълүмат чыганаклары вәкилләренә. - Владимир Путин әйткәнчә, илгә сугыш игълан ителде. Соңгы терракттан соң Россиядәге вәзгыять кискен рәвештә үзгәрешләр кичерә. Бөтен ил күләмендә дәүләтне ныгыту, аның куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһимлеге, аерым системаларын камилләштерү кирәклеге туды. Шулай да барлык үзгәрешләр дә Россия Федерациясенең бүгенге Конституциясенә нигезләнеп башкарылачак. Владимир Путин да: "Ничек кенә авыр булмасын, нинди генә чаралар кабул итәргә туры килмәсен, Россия дәүләте федератив һәм демократик булырга тиеш", - диде", - дип белдерде М.Шәймиев.

Татарстан Президенты әйткәнчә, бүгенге утырышта яңгыраган тәкъдимнәр-үзгәрешләр буенча закон проекты эшләнеп, ел азагына кадәр кабул ителер дип көтелә. "Миннән Сез Владимир Путинның яңа тәкъдимнәрен хуплыйсызмы дип сорыйлар. Минем җавабым шул - без инде күптәннән шундый схема буенча яшибез. Моңа кадәр үз төбәкләребездә шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларын үзебез билгеләп килдек. Элекке кебек пычрак сайлаулар булмаячак. Теге яки бу төбәктә хакимияткә килергә тырышучылар да, ниһаять тынычланыр", - диде Минтимер Шәймиев.

"Үзебез шаһит - күп кенә төбәкләрнең башына шикле капитал ярдәмендә, йә башка нигездә шикле кешеләр килә. Ә нәтиҗәдә алар үз төбәкләренең социаль-икътисади үсешен тәэмин итә алмый. Шуңа күрә яңа кабул ителәчәк тәртипләр Россия өчен чынлыкта да мөһим, - диде Президент. - Әйтик менә, Дагыстанга ничек дәүләт башлыгын билгеләргә, анда тиздән сайлаулар булачак. Шулай ук башка төбәкләрдә, мәсәлән, Кавказда".

Минтимер Шәймиев бүгенге утырыштагы чыгышында күртәргән тагын бер мәсьәләне атап китте. "Соңгы вакытта, беләсез, төбәк җитәкчеләренең ролен киметергә тырышкан закон проектлары, төрле адымнар ясалды. Федераль үзәк белән РФ субъектлары арасындагы вәкаләтләрне бүлешү барышында да федераль хакимият органнары арканны үз якларына тартты. Әгәр дә В.Путин тәкъдим иткән сайлау системасы тормышка ашырылган очракта, РФ субъектлары җитәкчеләренең роле һәм җаваплылыгы күтәрелергә тиеш, дип саныйм. Минем бу белдерүемне ишеттеләр дип уйлыйм. Владимир Путин да "Россиядә бердәм башкарма орган булырга тиешлеген, хакимият органнары белән субъектлар арасындагы хезмәттәшлекне камилләштерергә кирәклеген" ассызыклады. Чынлыкта бу эш Татарстанда аерым министрлыклар дәрәҗәсендә башланды дияргә була".

Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, мәсәлән, бүген РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән шул хакта килешенгән. Ягъни киләчәктә Россия Федерациясе Хөкүмәте раславы белән Татарстан һәм федераль органнар арасында вәкаләтләрне бүлешү буенча ике яклы килешү төзеләчәк. Аның нигезендә федераль һәм шул ук вакытта республика хакимият органнары функцияләрен үтәүче бердәм орган төзеләчәк. Якын киләчәктә Россия белән Татарстанның Сәламәтлек саклау, Социаль яклау министрлыклары шундый килешүләр төзиячәк.

Владимир Путинның Җәмәгать палатасын төзү турындагы фикерен хуплап, Минтимер Шәймиев аны алга таба республикада да оештыру файдалы булыр диде. ТР Президенты белдергәнчә, Җәмәгать палатасы җәмгыять, гражданнар, төрле иҗтимагый оешмалар, партияләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International