Бүген - Белем көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан дәүләт технология университетында булды. Ул анда бу уку йортының Гыйльми совет утырышында катнашты.
Илбашын ТР Премьер-министры урынбасары, Икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, Мәгариф министры Рәис Шәйхелисламов, Казан мэры Камил Исхаков, КДТУ ректоры, Президентның фән һәм югары белем буенча киңәшчесе Сергей Дьяконов, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләр һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Университет алдында оештырылган тамашада студентлар КДТУның Татарстан икътисады һәм җитештерү өлкәсендәге әһәмияте турында бәян итте.
Ректор Гыйльми Совет утырышын ачып җибәреп, сүзне Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, нефть һәм газны химик эшкәртү кафедрасы профессоры, 50 ел гомерен шушы уку йортына багышлаган Ирек Дияровка бирде. Галим үзе эшләгән вузның нефтьчеләргә йөз белән борылуын билгеләп үтте. Бу тармакта эшләүчеләрнең белемен күтәрү максатыннан "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә махсус программа эшләнгән. Аның буенча 5 чыгарылыш булган инде. Ирек Дияров бүгенге көндә нефть запасларының кими баруына ишарәләп, табигый битумны эшкәртүнең яңа технологиясе эшләнүен хәбәр итте.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.