Президент - "Түбән Кама шина" ширкәтендә

2004 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе
14 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләренә ике көнлек эш визиты белән сәфәргә чыкты. Көннең беренче яртысында Минтимер Шәймиев "Түбән Кама шина" акционерлык җәмгыяте һәм "Түбән Кама нефтехим" акционерлык җәмгыяте заводларында булды, Түбән Кама шәһәр музеен ачу тантанасында да катнашты.

Президентны "Татнефть" ААҖте генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, ТР икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, Түбән Кама мэры Илсур Метшин, "Түбән Кама шина" генераль директоры Радик Ильясов, "Түбән Кама нефтехим" генераль директоры Владимир Бусыгин озата бардылар.

Элек Президент "Түбән Кама шина" ширкәтенең "Пирелли" шиннарын җитештерү буенча яңа линиясен караудан башлады. "Пирелли" фирмасы технологиясе буенча җиңел радиаль шиннар Россиядә 1986 елдан җитештерелә. Шулай да заман таләпләренә җавап бирү максатыннан, 2002 елда "Түбән Кама шина" ширкәте югары сыйфатлы җиңел радиаль шиннар җитештерү өчен "Пирелли" фирмасы белән килешү төзегән иде.

Бу елның июль аенда ширкәт "Кама-евро" брендэ белән ике төрле модельдәге шиннар җитештерә башлады. Автомобильләр өчен 200 мең шина җитештерелгән инде. Шулай ук 5 төрле размердагы шиннарга заказ алынган. Барлыгы заводта 9 модель шиннар җитештерү каралган. Иң элек яңа шиннар "АвтоВАЗда" сынау үтә. Аннан соң аларны Россиянең һәм БДБ илләренең башка автозаводларына кертү мәсьәләсе карала. Бүген җайга салынган яңа линия тәүлеккә 3 мең автошина җитештерергә мөмкинлек бирә. Ширкәт бер елга 2 миллион данә җиңел шина чыгарырга ниятли.

"Түбән Кама шина" акционерлык җәмгыяте заводы эшчәнлеге белән танышканнан соң, Президент "Түбән Кама нефтехим" җәмгыяте заводында булды.

***

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республика буенча эшлекле сәфәрен Чаллы шәһәрендә дәвам итте. Биредә президент шәһәрнең онкология диспансерында булды.

Чаллының онкология диспансеры 1997 елда ачылган иде, 1998 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аңа төбәк онкология берләшмәсе статусын бирде. 2001 елда әлеге медицина учереждениясе шәһәрнең Муса Җәлил проспектындагы төзекләндерелгән бинага күчте. Диспансер шәһәр һәм республиканың 16 районына хезмәт күрсәтә. Бер көндә биредә 440 авыруны кабул итәләр. Баш табиб Ибраһим Мөхәмәтов Президентны диспансерның заманча җиһазландырылган бүлекләре белән таныштырды. Онкология диспансерында рентген-диагностика комплексы бар. Эндоскопия һәм ультратавыш җиһазлары УЗИ, цифралы рентген аппараты белән җиһазландырылган. Диспансерда маммография, гисталогик лаборатория кабинетлары ачылган. Шулай ук эндоскопик җиһазлар белән яңа операция бүлмәсе бар.

Ибраһим Мөхәмәтов шулай ук Президентка диспансерны киңәйтү һәм үстерү өчен инвестицияләр кирәклеге турында сөйләде. 2005 елга планнаштырылган онкологик хастаханә төзү проектын күрсәтте. Тагын шуны билгеләп узу зарур, бүген Президент әлеге онкология диспансерының поликлиникасы белән танышканда баш табиб яңа хастаханә ачылган очракта, бүгенге көндә поликлиника каршындагы бүлектә дәваланган 90 авыру гына түгел, ә 250 кеше сихәт ала алачагын әйтте. Онкологик диспансердан соң ТР Президенты "КамАз" ачык акционерлык җәмгыятендә автомобиль техникасының серияле һәм өстенлекле үрнәкләре күргәзмәсен карады.

Кич белән Минтимер Шәймиев Чаллыдагы Орган музыка залында төзекләндерү эшләре белән танышачак.

Шәһәрнең "Россия" кинотеатрын Зур концерт залы итеп төзекләндерү 1997 елда башланган булган. Рөстәм Яхин исемен йөртәчәк әлеге залда орган музыкасы, симфоник, камера, джаз һәм башка оркестрлар чыгыш ясый алачак. Тамаша залы 800 кешегә исәпләнгән. 1998 елда Казан дәүләт консерваториясеннән шушы зал өчен "Ригер-Клосс" фирмасының органы тапшырылган иде. Бүгенге көндә залның эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, тамаша залын, җилләтү системасын мотажлау тәмамланган. Концерт залы 2005 елның гыйнварында ачылыр дип көтелә.

15 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Чаллының "Хәрби техника һәм яңа эшләнгән кораллану үрнәкләре өчен автомобиль базалы шассиларын файдалану һәм үстерү буенча төп юнәлешләр" темасына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International