"Шүрәле" паркы сезне көтә

2004 елның 25 августы, чәршәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев башкалабыз үзәгендә - Кремль күршесендә генә урнашкан "Шүрәле" аттракционнар паркын рәсми төстә ачуда катнашты. Тантанада шулай ук Президент Аппараты вәкилләре, ТР Мәдәният министры Илдус Тарханов, ТР Мәгариф министры Рәис Шәйхелисламов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Шәһәребездә заманында Максим Горький исемендәге Ял һәм мәдәният паркы бар иде. Әмма соңгы 1 ел аның өчен бик үкенечле булды. Аның территориясе аша юл салыну сәбәпле, парк бөтенләй бетте дияргә була. Шул исәптән халыкка ял итү урыны да. Икътисади һәм социологик тикшеренүләр үзәге белгечләре үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, халык паркларның техник хәле һәм күрсәтелгән хезмәтләрдән риза булмавын һәм аларның дөнья стандартларына туры килмәвен белдергән.

Бәхетебезгә башкала үзәгендә - табигатьнең иң матур урынында бүген менә дигән ял итү почмагы барлыкка килде. Хәзер аны монда элегрәк сазлык булган урын димәссең. Казанлыларга һәм якын-тирә төбәк кунакларына буш вакытларын күңелле итеп уздырырга мөмкинлек туды. Иң мөһиме - ул Казанның йөзен генә үзгәртеп калмый, бөтен республикабызның имиджын күтәрергә мөмкинлек бирә. Бу исә үз чиратында 1000 еллык юбилей алдыннан эчке туризм үсешенә этәргеч була ала. Чөнки ел саен Татарстанга килүчеләр саны 13 процентка арта бара.

ТР Президентын һәм килгән кунакларны "Шүрәле" аттракционнар паркы белән әлеге проектның җитәкчесе Андрей Кузьмин таныштырып йөрде. Президент Минтимер Шәймиев паркта истәлеккә диеп чыршы агачы да утыртты. Халык белән аралашты, балалар белән рәсемгә төште. Паркка керү юлында милли киемнәрдән җырлап-биеп, гармуннар уйнап каршы алган артистларга һәм үзенчән сәнгатьтә катнашкан балаларга карап сөенде. Тирә-юньне күзәтү тәгәрмәче янында күккә ап-ак күгәрченнәр очырды.

Паркның мәйданы әлләни зур түгел. Нибарысы 3,714 гектар җирне били. Төгәлрәк итеп әйтсәк, ул Түбән Елга аръягы дамбасы "Ак барс" банкы бинасы арасындагы Кремль транспорт дамбасында урнашкан. Аның уңайлы урында булуы күп кешене җәлеп итә. Икенче яктан караганда, автомобиль юлына якын урнашуы бик онытылып китәргә китәргә ирек бирми. Бу исәптән Максим Горький исемендәге ял паркы отышлырак иде.

"Шүрәле" аттракционнар паркында зур игътибар аны яшелләндерүгә, чәчәкләр утыртуга, газоннар һәм сукмаклар салуга бирелгән. Биредәге бөтен яшелләндерү эшләрен шәһәрнең Су һәм яшелләндерү хуҗалыгы башкарган. Элек тә шунда булган сулык янында бүген балалар һәм олылар рәхәтләнеп ял итә.

Парк композициясендә шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләреннән әкият геройлары һәм милли төсмерләр уңышлы файдаланылган. Милли геройга әйләнгән Шүрәле исемен йөрткән ял урынында үзеңне чын татар кешесе итеп тоясың.

Билгеле, монда ел әйләнә ял итү мөмкинлеге бар дип әйтеп булмый. Чөнки аттракционнар ачык һавада урнаштырылган. Март-октябрь айларында гадәти көннәрдә көндезге сәгать 12 дән төнге 12 гә, ял көннәрендә унбердән уникегә тикле күңелеңә хуш килгән ял итү чарасын сайлап ала аласың.

Аттракционнарның кайберләре - моңа кадәр Татарстан һәм якын-тирә төбәкләрдә бөтенләй күрелмәгән нәрсә. Алар өч төркемгә тупланган: "Экстрим-зона", "Гаилә" зонасы һәм "Балалар" зонасы. Шунысын әйтү кирәк: балалар өчен аттракционнар күпчелекне тәшкил итә. 55 метрлы Тирә-юньне күзәтү тәгәрмәче исә иң эре аттракционнардан исәпләнә. Аңа утырсаң, Кремльне генә түгел, Иделнең каршы як ярын да күзәтергә була. Ул биеклеге буенча Россиядә өченче урында тора.

Берәүгә дә сер түгел: мондый аттракционнар безнең илдә җитештерелми. "Аттракционнар дөньясы" компаниясе аттракционнар өчен җиһазларны "SBF-VISA Group" итальян компаниясеннән сатып алган. Шушы ук компания вәкилләре, Казанга килеп, халыкара стандартларга һәм техниканың соңгы сүзенә туры килә торган аттракционнарны корып, эшләтеп җибәргән. Күренеп тора: Андрей Кузьмин һәм Айдар Нафин җитәкләгән проектка бик зур акчалар салынган. Алар паркны "Ак барс" банкында алган озак вакытлы кредит һәм үз акчаларына төзегән. Киләсе биш елда бу компания үз "җимешләрен җыеп алыр" дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International