Татарстан Президенты опера һәм балет театрындагы төзекләндерү эшләре белән танышты
2004 елның 25 августы, чәршәмбе
Кичә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкаланың М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.
Төзелеш урынына шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, мәдәният министры Илдус Тарханов, Казан мэры Камил Исхаков һәм башка рәсми затлар да килгән иде. Минтимер Шәймиев Казанның 1000 еллыгына төзекләндерелүче Кремль, опера театры кебек мөһим объектларны игътибарыннан читтә калдырмый. Ремонт барган театрга килгәч тә Президент ODAK төрек компаниясе төзүчеләреннән эш барышы турында сорашты, бинаның тышкы фасады нинди булачагын, холл, тамаша залын, диварларны һәм түбәне бизәп торачак милли бизәкләрне карады.
Фасадның тышкы ягына соры төстәге мрамор плитәләр ябыштыруга исә Президент каршы төште, салкын ташны ошатмады.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.