25 август көнне башкалабызның 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янында Хәтер җыены узды

2004 елның 25 августы, чәршәмбе
25 август көнне башкалабызның 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янында Хәтер җыены узды. 25 августта җәлилчеләрне җәзалап үтерүләренә 60 ел тула.

Ел саен халкыбыз үзенең каһарман улларын искә ала. Бүген дә һәйкәл комплексы янына Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгын йөрәкләрендә саклаган кешеләр җыелды. Митингны ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин ачты. Ул бу искә алу чарасының милләтебез өчен никадәр әһәмиятле булуын әйтте. "Җәлилчеләр - безнең йөз аклыгы, сафлыгы, каһарманлыгы. Аларның якты образы халык күңелендә саклана. 1944 елның 25 августында өзелгән гомерләре милләт йөрәгендә дәвам итә", - диде Фоат әфәнде һәм сүзне ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә бирде.

"Халыкның, дәүләтнең рухын күрсәтә торган символлар, һәйкәлләр була. Халык ул һәйкәлдә үзенең гасырлар буе килә торган уй-хыялларын берләштерә, ниндидер идеаллар барлыка китерә. Шуңа карап, шундый булырга хыяллана. Бу һәйкәл һәр халык тарихында тиешле урынын ала. Шундый һәйкәлләрнең бай үрнәге - халкыбызның йөзен, булганлыгын күрсәтә торган милләттәшләребез алдында без бүген баш иябез, рәхмәтебезне җиткерәбез", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Президентыбыз сүзләренчә, моннан 60 ел элек Татарстан батырлары - танылган язучылар, зыялылар бөтен дөнья алдында үзләренең кем икәнлеген, нинди халыкны гәүдәләндергәннәрен күрсәтте. Алар алдында бурычыбыз мәңгелек. Алар безне мәңгеләштерәләр. Алар безне халык итеп күрсәтәләр. Алар безгә мәңгелек мирас калдырдылар. "Җәлил һәм аның шәкертләре Татарстан менә шундый булырга тиеш дип хыялланганнардыр. Һәм без аларның хыялларына хыянәт иткәннәргә ошамыйбыз. Үзенчә матур итеп яшәргә, тату булырга, үз-үзебезне хөрмәт итүче халык булып яшәргә язсын иде", - дигән теләкне белдерде Минтимер Шәймиев. Президентның сүзләренә алга таба тарихчы Рафаэль Мостафин, язучы Ренат Харис, Җәлилнең туган ягы Ырымбурдан килгән милләттәшләребез дә кушылды. Шагыйрьнең кызы Чулпан җыелучыларга үзенең олы рәхмәтен белдерде.

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган батырларча көрәше турында дистәләрчә китаплар, әсәрләр язылган, кинофильмнар төшерелгән. Алар исемендәге музейлар ачылган. Үз тормышын Муса Җәлил язмышын өйрәнүгә багышланган Рафаэль Мостафин шәһәр урамнарына җәлилчеләр исемен бирү кирәклеген әйтте. Чыннан да, без геройларны йөрәкләребездә генә түгел, реаль чынбарлыкта да яшәтергә тиеш.

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре авыр, әмма каһарманлы тормыш юлын үтә. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Алар "дәүләткә каршы җимерү эше" алып баруда гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителә. Шул елның 25 августында Плецензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Батырлыклары соң гына халыкка билгеле була. 1956 елны Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аның үлемсез иҗаты Ватанына кайта.

Бүген Хәтер җыенында Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, шигырьләре укылды, Туфан Миңнуллинның "Моңлы бер җыр" спектакленнән өзек күрсәтелде. Һәйкәл янына җыелган халык ул дәһшәтле елларына әйләнеп кайткандай булды. Һәм шунда җәлилчеләрнең күзләре безгә текәлде. Аларның өмет-хыялларына тап төшермәсәк иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International