Минтимер Шәймиев Алабуганың татар гимназиясенә һәм сәнгать мәктәбенә компьютер сыйныфлары бүләк итте

2004 елның 20 августы, җомга
20 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Алабуга шәһәрендәге эшлекле визитын дәвам итте. Республика мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында ул Алабуганың 1-нче санлы татар гимназиясенең яңа бинасын һәм И.Шишкин исемендәге сәнгать мәктәбе янкормасын ачуда катнашты. Татар гимназиясе укучыларын һәм коллективын сәламләп Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Илшат Гафуров бу объектның якын көннәрдә ачылган бишенче бина икәнен билгеләп үтте. Ул моны Хөкүмәтнең мәгариф системасына булган игътибарына бәйле дип атады. "Акча беркайчан да җитми. Ә инде укытучыларга, балаларга, мәгарифкә акча һәрвакыт табыла", - диде.

Котлау сүзе белән чыккан ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика буенча мондый гимназияләрнең ачылуы күңелгә хуш килә торган күренеш булуын ассызыклап үтте. "Шунысы шатландыра, татар гимназиясенең Алабугада булуы. Алабуга күпмилләтле шәһәр. Монда татар телен торгызу, гамәлгә кертү буенча зур эшләр эшләнә", - диде Минтимер Шәймиев. Бу өлкәдә хезмәт куйганнарга рәхмәт әйтте Президент. Ул татар теленең барысы өчен дә дәүләт теле булуын билгеләп үтте. "Бу безнең Конституцион бурычыбыз, бәхәс булырга тиеш түгел", - диде.

Президент балаларда татар һәм рус телләренә мәхәббәт уяту, өстәвенә чит телләрне өйрәтүне бурыч итеп куйды. Шул вакытта гына дөнья да үзебезне лаеклы күрсәтә алачагыбызга ышандырды. "Безнең артта калырга хокукыбыз юк. Республикабызның икътисади потенциалы үсә, без мәгарифтә инновацион процесслар турында сөйләшәбез икән, бу безнең үсеш дәрәҗәбезнең башка икәнлеген аңлата", - диде ТР Президенты. Ул 1-нче татар гимназиясенә компьютер сыйныфы бүләк итте. Шулай ук Минтимер Шәймиев татар гимназиясенең кунаклар китабына үзенең истәлек язуын язып калдырды. "Татар телебез өчен җан атып йөрүегез - эшләрегезне җиренә җиткергән өчен ихлас күңелдән рәхмәт", дип язды.

Әйтергә кирәк, 1-нче татар гимназияе 1991 елда 9-нчы урта мәктәп бинасында ачыла. Ул вакытта гимназиядә 220 укучы 21 педагог була. Бүген бу уку йортында 330 укучы, 26 укытучы. Гимназиянең яңа бинасына заказ бирүчесе - Казан шәһәренең "Татглавинвест" оешмасы. Аны Чаллыдагы "Барс" ябык акционерлык җәмгыяте төзегән. Бина 400 урынга исәпләнгән, анда 30 кабинет бар. Гимназия ике сменада эшләячәк. Беренчесендә уку, икенчесендә вокал һәм баян буенча музыка мәктәбе, өстәмә белем түгәрәкләре, спорт секцияләре, гарәп телен өйрәнү, чыгарылыш сыйныф укучыларын югары уку йортларына әзерләү буенча факультативлар эшләячәк.

И.Шишкин исемендәге 1-нче сәнгать мәктәбенең янкормасын ачканда Минтимер Шәймиев: "Мондагы аура, тирә-яктагы мохит икенче төрле", - диде. Мәктәпкә компьютер сыйныфы бүләк итеп, аны сәнгатькә, хезмәткә багышларга фатыйхасын бирде. Сәнгать мәктәбе яңа бинасы ачылуга рәссам Шишкин хөрмәтенә, истәлегенә мәдхия дип белдерде. Алабуга шәһәренең сәнгатькә өстенлек бирүен искәртте. "Бу сезнең республикабызга бүләгегез. Андый мәктәпләр күп түгел, күп тә булмас. Иң мөһиме эчтәлек", - диде.

1-нче санлы балалар өчен сәнгать мәктәбе 1972 елда ачылып 1840 елгы иске бинада урнашкан була. Аннан 29 чыгарылышта 673 укучы чыга. 2004 елда яшь рәссамнар һәм коллектив төп бинага терәп салынган янкормага ия була. Мәйданы - 1100 квадрат метр. Хәзер мәктәп 5 сыйныф, кабинет, күргәзмә залы, сәнгать тарихы кабинеты, агачка уеп бизәү, әвәләп ясау, бизәкләр төшерү остаханәләренә ия. Бинага заказ бирүче Алабуга шәһәре төзелеш идарәсе. Төзүчесе - "Сандугач" җаваплылыгы чикләнгән ширкать. Өстәмә мәйданнар барлыкка килү белән халыкта традицияләрне яңарту, график дизайн, костюм дизайны, тирә-юнь дизайны белгечләре буенча "Халыкара Көнчыгыш Европа университеты"ның филиалын ачу мөмкинлеге туа.

Хәзер ТР Президенты Минтимер Шәймиев мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International