Авыл икмәкне кабул итү бәяләреннән канәгать түгел

2004 елның 9 августы, дүшәмбе
09.08.2004. ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында республиканың авыл хуҗалыгы тарамгында дәүләт товар кредитлары буенча икмәкне хөкүмәт файдасына кабул итү бәяләрен билгеләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республиканың район хакимиятләре җитәкчеләре катнашты.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2,5 миллиард сум тирәсе дәүләттән товар кредиты алып файдаланган. Хәзер инде алар үзләре җитештергән төрле продукция исәбенә әлеге кредитларны хөкүмәт файдасына кайтарырга тиешле. Хөкүмәт исә әлеге кредитларның зур бер өлешен җитештерелгән ашлык исәбенә каплатырга фаразлый һәм шушы максаттан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән элеваторларга 790 мең тоннага кадәр иген кабул итәчәк.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә 2004 елның беренче яртысында республикада иҗтимагый һәм икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында катнашучылар игътибарын бүгенге көндә авыл хуҗалыгында барган урак өсте эшләренә юнәлтте. Предприятие җитәкчеләрен аларга мөмкин булган ярдәмнән баш тартмаска өндәде. Республикада җитештергән икмәкнең сыйфаты мәсьәләсен ассызыклады.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләттән алган товар кредитларын каплау өчен хөкүмәткә 3 класс бодайның тоннасын 4 мең сум, аннан югарырак класслы бодайны 4,2 мең сум, ә арышны 2,6 мең сумнан тапшырырга тиеш булачак.

Авыл хуҗалыгы тармагы әһәмиятле урын алып торган һәм соңгы еларда иң зур уңыш күрсәткечләренә ия булган район җитәкчесе буларак, Фатыйх Сибгатуллин исәпләвенчә, бу бәяләр бик түбән. Аның фикеренчә, арышны кабул итү бәяләре бигрәк түбән һәм бүгенге көндә үк инде Нурлат районыннан күрше төбәкләр югарырак бәядән, хәтта тоннасын 4 мең сумнан сорап мөрәҗәгать итәләр. "Әле ил күләмендә урак өсте эшләре бара гына. Икмәккә бәя кую иртәрәк. Яңа уңышка чын бәяләр бары тик сентябрь аенда гына билгеле булачак", - дип исәпли ул. Дәүләт товар кредиты буенча икмәкне хөкүмәткә кабул итү бәяләре һәрвакыт канәгатьләндергесез түбән булу сәбәпле, тәҗрибәле район җитәкчесе кредитлар сорап мөрәҗәгать итми, ә хуҗалык эшләрен үз мөмкинлекләреннән чыгып алып барырга тырыша.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен яклап, дәүләтнең кабул итү бәяләре белән килешеп бетмәвен белдерә: "Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчесе кредитлар буенча бурычлардан чыгу өчен көч түгеп үстергән икмәкне үзкыйммәте бәясеннән тапшырырга мәҗбүр. Кызганычка каршы, бу хуҗалыкларның еллык керем өлешен шактый сизелерлек дәрәҗәдә киметә һәм ул үз хезмәткәрләренең хезмәт хакы өлешен бүгенге көндә күтәрә алмыйча, киләчәк өчен дә җитәрлек пенсия тәэминаты булдыру эшендә зуррак өлеш кертә алмый".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International