Минтимер Шәймиев - Тукай районында

2004 елның 19 августы, пәнҗешәмбе
19 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле визит белән Тукай районына чыкты. Республиканың Тукай районының мәйданы барлыгы 1743,87 кв. метрны тәшкил итә. Аның 1209,347 кв. метрын авыл хуҗалыгы җирләре биләп тора. Районда бүгенге көндә 30 мең 300 кеше яши. Аларның 53,64 проценты эшче халык. 2004 елның беренче яртыеллыгында Тукай районының урта һәм эре сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 552,4 миллион сумлык товар җитештерелгән, төрле хезмәтләр күрсәтелгән.

Президент Тукай районындагы көнен "Ворошилов" совхозы эшчәнлеге белән танышудан башлап җибәрде. Илбашын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Тукай районы хакимияте башлыгы Таһир Хөрмәтуллин, Чаллы шәһәре һәм хакимияте башлыгы Илдар Халиков озата йөрде.

Минтимер Шәймиев "Ворошилов" хуҗалыгында урып-җыю эшләренең барышын карады, 200 гектар урынны алып торган уҗым бодае кырында булды. Хуҗалык җитәкчеләре биредә аеруча зур күрсәткечләргә ирешүләрен, 1 гектардан 40 центнер уңыш алуларын билгеләп узды. Таһир Хөрмәтуллин да Тукай районында урып-җыю эшләрендә бернинди тоткарлыклар булмавын әйтте.

Кыр һәм амбарлар белән танышканнан соң М.Шәймиев республикада арыш белән бераз проблемалар булуын, яңгырлар аз яву сәбәпле, аның аз үстерелүен билгеләп үтте. Шулай да: "Уңыштан канәгать булмаска бер сәбәп тә юк. Кырларда уңыш бар, урып-җыю эшләре вакытында бара. 20 августка республикада 50 процент урып-җыю эшләре башкарылды инде. Минемчә, икмәкнең иң кыйммәтлесе - басуларда әле. Яңгырларның булуы да яхшы, ансыз көзге чәчүне чәчә алмас идек", - диде Президент.

Районның кәбестә басуында исә Минтимер Шәймиев халык белән очрашты, тукайлыларның көнкүреше, борчыган сораулары турында сөйләште. Нигездә, халык ташламаларны акчалата түләү, балалар пособиесе кебек мәсьәләләргә Президентның аңлатмасын ишетергә теләде.

Урып-җыю эшләре барган басу-кырлардан соң Президент Чаллы шәһәренең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан җаваплылыгы чикләнгән "Чаллы-бройлер" җәмгыятенең "Тукай" кошчылык фабрикасына килде. Быел фабрикада 750 миллионлык продукция җитештерелгән. Чаллы белән Татарстанны гына түгел, республиканың күрше төбәкләрен дә югары сыйфатлы тавык ите продукциясе белән тәэмин итеп торучы фабрика соңгы елда шактый үсеш алган предприятиеләрнең берсе. Соңгы елда биредә уртача хезмәт хакын да ике мәртәбә арттыруга ирешкәннәр: 2003 елда ул - 3217 сум булса, быел - 6014 сум. Фабрикада барлыгы 901 кеше эшли.

Чаллы зонасының Татарстан икътисадындагы урнын билгеләп Минтимер Шәймиев биредәге авыл хуҗалыгы торышы белән канәгать булын әйтте. "КамАЗ" төзелгәч бу төбәк авыл хуҗалыгыннан аерылыр дип курыкканнар иде. Әмма вакыт үтү белән җиргә яңа хуҗалар килде, алар яңа технологияләр кертеп, бүгенге көндә югары күрсәткечләргә ирешә башлады, - диде Президент. - Бройлер тавыгы фабрикасына да яңа җитәкчелек килгәч эш темплары күтәрелеп китте. Ел ярым элек фабрика 5 мең тонна ит продукциясен җитештергән булса, бүген ул - 15 тонна. Моннан тыш йомырка җитештерүне дә арттырырга планлаштыралар. Киләчәктә аның күләме елга 130 миллион данәне тәшкил итәчәк. Ә бер-ике ел элек ул 35-40 миллион гына иде. Яңа технологияләрне керткәндә фабрикаларның киләчәге бар", - диде Илбашы.

Төштән соң үзенең эшлекле сәфәрен Президент Алабуга шәһәрендә дәвам итте. Биредә ул бүген Алабуга дәүләт педагогика университетының уку-спорт комплексын ачу тантанасында, "Прикамнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең уку комбинатында булачак. Шулай ук Минтимер Шәймиев шәһәрнең яңа Боз сарае төзелешенә капсула салу вакыйгасында катнашыр һәм бюжет өлкәсендә эшләүчеләр өчен ипотека программасы буенча төзелүче торак йортны карар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International