Ислам Конференциясенең генераль сәркатибе итеп билгеләнү - Ислам дөньясының зур ышаныч белдерүе

2004 елның 11 августы, чәршәмбе
11.08.2004 Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте үзәгенең генераль директоры Әкмәлетдин Ихсаногълы белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президенты каршындагы сәяси мәсьәләләр киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, Казан шәһәре мэры Камил Исхаков, ТР мәдәният министры Илдус Тарханов, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмаил Хаккы Муса һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

Минтимер Шәймиев Әкмәлетдин Ихсаногълыны Ислам Конференциясе оешмасының генераль сәркатибе вазыйфасына билгеләнүе белән (2004 елның июнендә) тәбрикләде һәм әлеге җаваплы эшчәнлегендә уңышлар теләде. "Ислам Конференциясенең генераль сәркатибе итеп билгеләнү - Ислам дөньясының Сезгә карата зур ышаныч белдерүе һәм абруегыз турында сөйли", - диде Татарстан Президенты.

Илбашы искәртеп үткәнчә, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте үзәге һәм Ислам Конференциясе оешмасы Ислам мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү өлкәсендә зур эш башкара. Әкмәлетдин Ихсаногълы дөньяның күп кенә университетының мактаулы академигы һәм докторы санала (мисал өчен, ул Нью-Йорк Фәннәр академиясе һәм Әзербайҗан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы). Хәзер исә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтының да мактаулы докторы булып сайланды. "Бу тарихи вакыйга һәм хаклы сайлау. Сезнең катнашыгыз белән өч ел элек беренче тапкыр Халыкара конференциясе үтте. Россия өчен кеше күңеленә исламны кайтару бик мөһим", - диде Минтимер Шәймиев.

"Казанга әлеге килүем бик мөһим һәм файдалы булды. - диде журналистлар сорауларына җавап биргәндә Әкмәлетдин Ихсаногълы. - Татарстанның Фәннәр академиясе һәм Тарих институтының миңа мактаулы доктор исемен бирү тәкъдиме күптән ясалган иде. Мин шушы көннәрдә үткән Халыкара "Бөек Идел юлы" конференциясендә катнаштым (быел аның дүртенче этабы үтте). Казанга килүем һәм миңа мактаулы исем бирүе бу этапның тәмамлануы белән уңышлы тәңгәл килде".

Россиянең Ислам Конференциясе оешмасына тәкъдим ителү мөмкинлекләре турындагы сорауга җавап биргәндә Әкмәлетдин Ихсаногълы болай диде: "Мин шәхсән чын күңелемнән Россиянең Ислам Конференциясе оешмасы әгъзасы булуын телим. Ислам дөньясы Россиянең безнең оешмага керүен хуплый. Үткән елның октябрендә үз чыгышында РФ Президенты Владимир Путин Россиянең ике конфессияле ил икәнен билгеләп үтеп, биредә мөселман белән христианнар татулыкта яшәвен әйтте. Бу бик мөһим момент иде һәм Ислам дөньясы моны зур канәгатьләнү белән кабул итте. Россия Президенты әйткәненә Татарстан Республикасы искиткеч үрнәк булып тора. Минем уйлавымча, Россиянең Ислам Конференциясе оешмасы әгъзасы булу мәсьләсе кыска вакытта хәл ителәчәк. Россия күзәтүче статусын алачак."

ТР Президенты каршындагы сәяси мәсьәләләр киңәшчесе, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов: "2001 елда үткән конференция югары дәрәҗәдә үтте һәм уңай бәяләнде. Хәзер без киләсе елда Идел-урал төбәгендә Ислам үзенчәлекләренә багышланган тагын бер конференция оештырырга ниятләп торабыз. Ул башланган фәнни сөйләшүнең дәвамы булачак", - диде.

"Әлеге конференция Казанның 1000 еллыгына бүләгебез булачак", - дип ассызыклап үтте Әкмәлетдин Ихсаногълы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International