ТР Президенты республика икътисады үсеше белән танышты

2004 елның 9 августы, дүшәмбе
09.08.2004 ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында республикада 2004 елның беренче яртысында иҗтимагый һәм икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм киләсе ярты елга куелган максатлар темасына ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы уздырылды.

Шулай ук, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта рәислек итте һәм төп чыгышны ТР Икътисад һәм сәнгать министры Алексей Пахомов ясады.

Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча 153,6 миллиард сумлык әзер товар продукциясе җитештерелгән һәм көнкүреш хезмәте күрсәтелгән. Химия һәм нефтехимия сәнәгате тармагында 18,1 процент, машина төзелешендә һәм металл эшкәртүдә 17,6, урман һәм агач эшкәртүдә 7,6, төзелеш материаллары җитештерүдә 6,6 процент үсеш күзәтелгән.

Шулай итеп, гыйнвар һәм июнь айлары арасында Татарстанда 14,9 миллион тонна нефть, 19,8 мең данә җиңел һәм 13,4 мең данә йөк автомобильләре, 110,3 мең данә суыткыч, 258,6 мең тонна синтетик сумала һәм пластмасса, 5 миллиард данәдән артык җиңел һәм йөк автомобильләре шинасы, 23,7 мең тонна ит һәм 103,3 мең тонна әзер сөт продукциясе һәм башкалар җитештерелгән. Ә аяк-киемнәре, макарон ризыклары һәм пиво-аракы эчемлекләре җитештерү күләме кимегән.

Ярты елда республикада куллану товарларына бәяләр үсеше уртача 10 процент тирәсендә күзәтелгән. Сәнәгать товарлары бәяләре 7,5, азык-төлек 5,9 процентка үссә, түләүле көнкүреш хезмәте 32,3 процентка кадәр кыйммәтләнгән. Июнь аенда республикада уртача хезмәт хакы күләме 5743,9 сум тәшкил иткән һәм һәр кеше исәбенә реаль керем 9,4 процентка үскән.

Алексей Пахомов әйтүенчә, республикада яшәү дәрәҗәсе үсеше Казан шәһәрендә һәм Әлмәт, Азнакай, Баулы кебек нефть төбәкләрендә күзәтелә.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан икътисадында элеккечә чимал җитештерү тармагы өстенлек итә. Әмма өстәмә түләүдән алынган салым күләмен арттыру максатыннан, республикада әзер продукция җитешерүгә игътибарны арттыру зарур. Бу юнәлештә "Түбән Кама нефтехим" ААҖдә елына 200 миллион тоннага кадәр һәм "Казаноргсинтез" ААҖдә 700 мең тоннага кадәр полиэтилен җитештерү фаразлары, "КАМАЗ" ААҖдә машиналарга чират җыелу уңай күренеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International