10.08.2004. Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "LG Iinternational Corp" корпорациясенең президенты-генераль директоры Бьюн Чжу Кым белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы социаль-икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сәфиуллин, "LG Iinternational Corp" корпорациясенең вице-президенты, корпорациянең Мәскәүдәге вәкиллеге җитәкчесе Чже-ил Янг, корпорация вице-президенты Сен Донг Ким, менеджерлары Чанг Хьюн Юн һәм Чин Ву Чун, эксперты Юрий Гололобов, Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы Илсур Метшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин, "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Александр Лаврентьев, "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Мәгълүм булганча, 2003 елның 20 декабрендә Татарстан Хөкүмәте, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Татнефть" ААҖ, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ һәм LG International Corp, LG Engineering and Construction ниятләр турындагы беркетмәсенә кул куйганнар иде. Алар тарафыннан "Татар-корея нефть химиясе компаниясе" оештырылган. Аның төп акционерлары - "Татнефть" ААҖ, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ, "Связьинвестнефтехим-холдинг" һәм "LG International Corp" корпорациясе.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Татарстан үсешендә нефть химиясе өлкәсенең роле өстен күрелә. "Соңгы елларда без дөньяның кайбер компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез, нефть химиясе өлкәсендә берничә заман проектын гамәлләштердек инде. Шуңа күрә икенче ел рәттән нефть химиясе өлкәсе елына 13-18 процент үсеш бирә. - дип сөйләде Татарстан Президенты. - Нефть химиясе өлкәсендәге проектлар гадәттә нәтиҗәле була. Аларны киләчәктә үстерү өчен чимал базасы бар, шуңа күрә мөмкинлекләребез зур."
Бьюн Чжу Кым сөйләгәнчә, Түбән Камада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү комплексын төзү проектының техник-икътисади нигезе агымдагы елның ноябрендә әзер булачак. "LG Iinternational Corp" корпорациясе заводларны проектлаштыру, төзү, финаслау эшләрен башкарачак. Проектның беренче этабына якынча 1,5 миллиард доллар бүлеп биреләчәк. "Бу Россия белән Корея тарихында иң зур контракт булачак", - диде Бьюн Чжу Кым.
Беренче этапта 40 мең тонна күбекләндерелгән полистирол, 200 мең тонна полиэтилен җитештерү, нефть эшкәртү заводы булдыру планлаштырыла. Проект нигезендә "Түбән Кама нефтехим"ны этилен җитештерү өчен чимал белән тәэмин итүче Түбән Кама нефть эшкәртү заводының база комплексы булачак. Киләчәктә биредә полистирол, полиэтилен һәм башка нефть химиясе продукциясе җитештерләчәк дип көтелә.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.