Виктор Сехин сүзләренчә, бу өстәмә килешү Горький тимер юлы һәм Татарстан Республикасы арасындагы йөкләмәләрне киңәйтә. Аерым алганда, сүз Татарстанда, метро барлыкка килгәч, транспорт челтәрен төзү турында бара. Протоколда Татарстан шәһәрләрендә тимер юл вокзаллары төзү буенча ике якка да өстәмә йөкләмәләр дә билгеләнгән. Виктор Сехин әйтүенчә, Горький тимер юлы транспортының пассажир комплексын үстерүгә игътибар бирәчәк.
Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, аның урынбасары, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Щвецов, Горький тимер юлының Казан бүлеге начальнигы Иван Белов та катнашты.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.