Күвәйт министрын Татарстан Президенты кабул итте

2004 елның 2 августы, дүшәмбе
2 Август 2004. ТР Президенты Минтимер Шәймиев Күвәйт дәүләтенең Вакыфлар (хәйрия эше) һәм ислам эшләре буенче министры доктор Габдулла Мәгатүк әл-Мәгатүкне кабул итте. Министр Татарстан белән танышу һәм Ислам диненең диннәрарасы татулыкка кертү мөмкинлекләрен өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен килгән. Очрашудан соң Габдулла Мәгатүк Мәскәүгә китте. Аннары исә Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербәйҗанда булачак.

Кунакны кабул итеп Илбашы Күвәйт илендә халыкның нинди уңайлы шартларда яшәвен белүен искәртте. Ул шулай ук гарәп иленең әмире шәех Җәбәр әл-Әхмәт әл-Җәбәр әс-Сабахның "тынычлык сөючән сәясәтен" ассызыклап узды. "Бүген Россия үзе дә башкаларга, аның өчен башка илләр дә ачык. Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бар." Шулай ук Президент элек СССРда атеизм чире булуын раслап узды. Әмма бүген исә дингә кайту мөмкинлеге бар. "Без үзебез дә рухи кыйммәтләрнең һәм диннең шулай тиз арада кире кайтачагына ышана алмаган идек", - дид ул. Моны раслап соңгы дистәеллеклардара Татарстанда меңнән артык мәчет ачылган. "Тормыш авырлыкларына карамастан кешеләр чыганакларын табалар һәм төзиләр. Шулай ук диннең дәрәҗәсен күтәрүдә Госман хәзрәт Исхакый да тырышып эшли", - диде ул.

Очрашуга бәя биреп доктор Габдулла Мәгатүк әл-Мәгатүк үзе киләчәктә тагын да тыгызрак аралашу кирәклеген искәртте. Шул максттан ул Күвәйт иленә вице-премьер Зилә Вәлиеваны эшлекле сәфәргә чакырырга җыена. "Кешеләр бер-берсен яхшырак танысыннар". "Казанда берәр уку йортында Кувәйт һәм Татарстан дуслык залын ачарга теләр идек", - дип тә искәртте министр. Шулай ук Президент ТР Сәүдә министры Салих Хафизовка үзара хезмәттәшлек формаларын эзләргә тәкъдим иткән. Хафизов исә Күвәйт белән хезмәттәшлектә нефтехимия, нефть табу һәм КамАЗлар, боралаклар сату өлкәсендә хезмәттәшлек итеп булыр иде дип саный. Шулай ук Татарстан Күвәйттан инвестициялар да көтә. Әмма моның өчен проектларны Күвәйт хөкүмәте карап чыгуы кирәк булачак. "Аларга без бүген үк тәкъдим итәбез, алар тикшереп нәтиҗә ясаячак", - диде Татарстан министры.

Очрашудан соң доктор Габдулла Мәгатүк әл-Мәгатүк: "Татарстан безне мәдәни үзәк буларак кызыксындыра иде. Бүген исә аның икътисадый мөмкинлекләре дә киң булуын аңладык", - диде.

Казанда вакытында Күвәйт кунагы Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Казан шәһәре мэры Камил Исхаков, вице-премьер Зилә Вәлиева белән очрашкан иде инде. Алар да бүгенге Кремльда узган очрашуда да катнашты. Кунак шулай ук Казанда Россия ислам университетында, Диния нәзарәтендә, Казан Кремлендә һәм Кол Шәриф мәчетендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International