Ул Казанарты районнарында уңыш җыю башлануының барышын тикшерде. Ә быелгы эшләр кырда ун көнгә алдан башланды. Президент быел республикада 10 процент уңыш җыеп алынганлыгын искәртте. Беренче сугулар ашлыкның уңышын бер гектардан 30 центрдан да ким булмавын күрсәтә. Икмәкнең дымлылыгы 16-17 процент тирәсе. Шушы көннәрдә Татарстан буенча бер көнгә 110 мең тонна тирәсе ашлык суктырылган. Берничә көннән ул 200 меңгә дә җитәргә мөмкин. Көннәр кояшлы торганда суктырып калырга кирәк.
Балык Бистәсе районында да авыл хуҗалыгы турында сүз дәвам итте. Аларда 104,8 мең гектар хуҗалык максатларына кулланыла, 14 кооператив эшли. Президент "Әнәтеш" хуҗалыгы кырында булды. Анда техникаларның искелеге күзгә күренде. Әмма уңыш булса, техниканы сатып лизингка алырга мөмкин булуын искәрттеләр. Шулай ук Балык Бистәсендә икмәк кабул итү оешмасында да очрашулар узды. Быел алар да уңышлы эшләргә өметләнә.