Минтимер Шәймиев "Бердәм Россия" полисоветы утырышында катнаша

2004 елның 29 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев бүген Мәскәүгә китте, дип хәбәр итә Президентның матбугат үзәге. Россия башкаласында ул "Бердәм Россия" фиркасенең политсовет утырышында катнашачак.

Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең политсовет әгъзалары Россия төбәкләрендә гамәлдә булган ташламалы түләүләр буенча законнарга үзгәрешләр кертү тәртибен булдырачак. "Бердәм Россия" фиркасе лидеры, Россия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов белдергәнчә, төбәкләрдә законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгәч, әлеге план төбәкләрнең закон чыгару органнарында "Бердәм Россия" депутатлары аша гамәлгә ашырылачак.

Фирканең политсовет утырышында шулай ук әлеге ташламалы түләүләр хакындагы закон проектының икенче укылышы хакында да сөйләшү булачак. Сүз уңаенда, әлеге закон проекты буенча Дәүләт Думасына төрле төбәкләрдән ике меңнән артык үзгәрешләр һәм өстәмәләр кабул ителгән.

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда әлеге закон проекты белән килешмәүчеләр дә шактый. Аерым алганда, "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең күптән түгел узган съездында делегатлар Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать кабул иттеләр. Әлеге мөрәҗәгать Дума тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән халыкны социаль яклау, ташламалар тәкъдим итү нисбәтеннән эшләнде. Билгеле буганча, кабул ителгән үзгәрешләр сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкә вәкилләренә бирелә торган социаль гарантияләр һәм ташламаларны юкка чыгырды һәм акчалата түләүгә алышытырлды. Әлеге закон буенча шушы өлкә хезмәткәрләрен социаль һәм пенсия яшендәге халыкны яклау Россия субъектлары җилкәсенә төшәчәк. Съезд әгъзалары бу мәсьәләдә Дәүләт Думасы депутатлары белән һич кенә дә килешмәвен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International