Минтимер Шәймиев "ТАИФ"ның офислар үзәге белән танышты

2004 елның 24 июле, шимбә
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыятенең офислар үзәге белән танышты. Башкаланың Академия белән Зинин урамнары кисешкән урында урнашкан әлеге бизнес-үзәк 1,3 гектар урынны биләп тора - ул өч бинадан торган комплекстан гыйбарәт.

1999 елга кадәр бу урында өч катлы балалар сырхауханәсе эшли иде. "ТАИФ" сырхауханә өчен якындагы Шмидт урамыннан бина алып, аны төзекләндереп һәм җиһазландырып бирде. Ә иске бинага тагын ике кат һәм өстәп биналар салдырды. Бүгенге көндә анда МТС компаниясенең сәүдә үзәге белән "ТАИФ-ТЕЛКОМ" ачык акционерлык җәмгыятенең административ бинасы, "ТАИФ-Сервис" ябык акционерлык җәмгыятенең офис үзәге һәм җаваплылыгы чикләнгән "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе" урнашкан. Шулай ук Татарстанның гаммәви мәгълүмат чыганаклары буенча "Татмедиа" агентлыгы да биредә эшли.

"ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдинов Президентка офислар үзәге территориясе тагын да тәртипкә китереләчәген һәм төзекләндереләчәген әйтте. Әйтик, Шмидт белән Вишневский урамнары чатында узган елдан 45 фатирга исәпләнгән заманча проектланган торак йорт төзелеп килә. Аның беренче катында да офислар булыр дип көтелә.

Татарстан Президенты әлеге компанияләрнең эшчәнлеге һәм бу бинада аренда шартларында урнашкан кече эшмәкәрлек офислары белән танышты. Алар арасында стоматология, "Мегафон" кәрәзле элемтә үзәкләре бар. Соңгысының җитәкчесе белдергәнчә, "Мегафон"ның Татарстанда эшли башлаганына әле бер генә ел. Бүгенге көндә аның 100 мең абунәчесе бар, алар киләчәктә эшчәнлекләрен тагын да җәелдерергә ниятли.

Офислар үзәгенең өченче һәм дүртенче катында урнашкан "Татмедиа" агентлыгында исә Минтимер Шәймиев яңа оешып килүче структураның хезмәткәрләре, эшчәнлеге белән танышты, республика гаммәви мәгълүмат чыганакларының хәле белән кызыксынды.

"Татмедиа" җитәкчелеге Президентка район газетларының мөшкел шартларда калуын әйтте. Бүгенге көндә аларның зур күләмдә бурычы җыелган. Моңа кадәр ел саен республика бюджетыннан район газетларына 95 миллион сум акча каралган булса, киләсе елда шушы бурычларны каплау өчен 136 миллион сум кирәк булачак. "Татмедиа"ның икътисад бүлеге җитәкчесе белдергәнчә, хөкүмәт ярдәмгә килергә вәгъдә иткән. Гомумән, район газетларын финанслау элеккечә җирле хакимият аша түгел, ә "Татмедиа" агентлыгы аша башкарылачак дип көтелә.

Агентлыкның бүлек мөдирләре район газетларының эчке һәм тышкы йөзен, аларны заманча шартларга һәм темаларга яраклаштыру өстендә эшләүләре турында да әйтте. Киләчәктә барлык район газетларының икенче полосасын республика тормышына багышларга дигән тәкъдимнәр барлыгы телгә алынды.

Минтимер Шәймиев, гомумән алганда, "Татмедиа"ның эшчәнлеге һәм биредәге эш шартлары белән канәгать калуын белдерде. "Гаммәви мәгълүмат чыганаклары сезне бик яхшы кабул итте. "Татмедиа" турында авыр сүз ишетелгәне юк. Үз позициягездә булып, республика мәнфәгатьләрен истә тотып, уңышлы эшләргә язсын", - дип теләде М.Шәймиев.

Президент шулай ук "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе эшчәнлеге белән дә танышты. Әлеге берләшмә - "ТАИФ" группасының төзелеш комплексы белән идарә итүче компания. Ул елына 1,8 миллиард сум товар продукциясен җитештерә, төрле катлаулыктагы һәм максаттагы төзелеш объектларын проектлый һәм төзи, тузган торакны бетерү республика программасы буенча гына да берләшмә 1000 фатир төзеп тапшырган.

"ТАИФ-ТЕЛКОМ" акционерлык җәмгыятендә исә Минтимер Шәймиев заманча җиһазландырылган мәгълүмат эшкәртү базасы белән танышты. Узагн ел биредә, Россия төбәкләре арасында икенче булып, SUN-FIRE 12K системалы сервер урнаштырылган. "ТАИФ-ТЕЛКОМ"ның генераль директоры Зариф Закиров белдергәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 510 мең абунәче МТС элемтәсе белән файдалана. Үткән ел компания 1 миллиард 300 мең сум күләмендә тулаем табыш алган. Республика бюджетына керткән салым исә 38 миллионны, федераль бюджетка - 135 миллион сумны тәшкил итә.

Минтимер Шәймиевне ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, "ТАИФ" генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Татмедия" генераль директоры Марат Моратов, ТР Президенты Аппаратының җәмәгатьчелек белән элемтә һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Александр Терентьев озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International