10 июль көнне Казанда хатын-кызлар арасында шахматлар буенча 54нче Россия Чемпионатының Суперфиналын ябу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Шахмат федерациясе президенты Александр Жуков катнашты.
Шахмат Суперфиналы Казанга Россиянең әйдәүче шахматчыларын җыйды. 28 июньнән 10 июльгә кадәр “Казан” милли мәдәният үзәгендә үткән турнир йомгаклары нигезендә, беренче урынны - Татьяна Косинцева, икенче урынны - Александра Костенюк, өченче урынны җиңүченең сеңлесе Надежда Косинцева алды. Ярышларның барлык катнашучылары һәм оештыручыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Татарстан гроссмейстеры Алисә Галләмова (бишенче урында) һәм ТР Шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров “Россиянең Дәүләт спорт комитетына 80 ел” медале белән бүләкләнделәр. Татарстанның икенче шахматчысы – Елена Заяц “Иң матур партия өчен” призын алды.
Александр Жуков сүзләренә караганда, Россия Шахмат федерациясенең күптәннән шундый дәрәҗәдә шахмат суперфиналы үткәрү нияте булган, ә аны уздыру өчен Казаннан да яхшырак урын табылмаган. Бу турнир безнең өчен аеруча әһәмиятле, чөнки беренче дүрт урынны алган спортчылар көзен Испаниядә узачак шахмат Олимпиадасында Россияне тәкъдим итәчәк. РФ вице-премьеры турнирга теләктәшлеге һәм яхшы оештыру өчен Татарстан Президентына аерым рәхмәт белдерде, республика башкаласының меңъеллыгына Россия Шахмат федерациясе Казанда югары дәрәҗәдә спорт бәйгеләре үткәрәчәк, диде. Һичшиксез, Казан иң абруйлы шахмат форумнары, шул исәптән, Аурупа һәм дөнья чемпионатлары үткәрә ала, дип билгеләп үтте Александр Жуков.
Турнир җиңүчесе Татьяна Косинцевага кубок тапшырганда Минтимер Шәймиев татарстанлылар югары дәрәҗәдә шахмат уеннары кире кайтуга бик шат, дип белдерде. Киләчәктә дә без республика территориясендә төрле дәрәҗәдәге шахмат турнирлары үткәреп, Татарстанның спорт позицияләрен ныгытачакбыз. Җәмгыять тотрыклылана башлауга, акыл уеннары беренче планга чыга. Борынгыдан нәрсә ул шахмат – спорт, фән яки сәнгатьме дигән бәхәс бара. Мин үзем өчен шуны ачыкладым: шахматны башка спорт төрләрендә эзләргә кирәкми, киресенчә, башка спорт төрләрен әлеге күркәм, борынгы һәм зирәк уенда эзләү зарур. Турнир катнашучыларына мөрәҗәгать итеп Президент: “Сезнең матурлык һәм яшьлегегез бар, ә бу халык иминлегенең ышанычы булып тора. Сезгә абруйлы халыкара турнирда – шахмат Олимпиадасында уңышлар һәм ил данын лаеклы яклавыгызны телим”,- диде.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.