Әлки районындагы республика семинар-киңәшмәсе тәмамланды

2004 елның 5 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашындагы Әлки районында узган республика семинар-киңәшмәсе тәмамланды. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә төп чыгышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ясады.

Ул катнашучыларны агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре буенча республикадагы авыл хуҗалыгы тармагының ирешкән уңышлары белән таныштырды.

Шушы вакыт аралыгында республикада авыл хуҗалыгы тармагында 15 млрд. сумлык продукция җитештелрелгән. Бу күрсәткеч узган елгы белән чагыштырганда 2,5% артык. Биш айда авыл хуҗалыгы тармагының керем өлеше биш млрд. сум тәшкил иткән. Гадәти рәвештә республиканың Саба, Теләче, Буа, Зәй һәм инвесторлар җәлеп ителгән күпчелек районнары нәтиҗәле эш башкарган.

Агымдагы елда инвесторларның авыл хуҗалыгына игътибары артуы күзәтелә. Мәсәлән, эре инвесторлардан саналган "Татфондбанк" авыл хуҗалыгы тармагына өч миллион сум акча җәлеп иткән. Шулай ук эре инвесторлардан саналган "Кызыл Шәрык" сыра кайнату компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең соңгы ике ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагына 4,3 млрд. сум акча җәлеп итүе мәгълүм.

Марат Әхмәтов үз чыгышында 2004 ел уңышларына әзерлек эшләренең барышы белән дә таныштырды. "Хәзерге вакытта уракка барлык техника да әзер дияргә була. Гомумән алганда, республикада 7,5 мең икмәк уру һәм сугу комбайны исәпләнелә. Шуның 3,5 мең данәсе "ДОН-1500" комбайннары", - дип белдерде ул.

Соңгы биш ел эчендә Татарстанда комбайннар ике мең берәмлеккә яңартылган. Агымдагы елда республикага 150 яңа комбайн алып кайтарылган.

Татарстан Республикасы Президенты үзенең чыгышында Әлки районының чиста авыл хуҗалыгы районы булуына игътибар итте. "Алдагы елларда Әлки районы авыл хуҗылыгы тармагында күпне югалтырга өлгергән иде. Инвесторлар игътибары арту нәтиҗәсендә соңгы елларда район яңарып килә һәм биредә "Кызыл Шәрык сыра кайнату компаниясе" ААҖ мисалында җиргә хуҗаларча карашның үрнәген күрергә мөмкин", - диде ул үз чыгышында.

"Терлекчелек комплексы үрнәгендә терлекчелеккә, файдаланылган тезхникага карап игенчелеккә чын хуҗаларча мөнәсәбәтне беләсең. Бу - авыл хуҗалыгының бүгенге көне, ә бөтен республика күләмендә мондый дәрәҗәгә ирешү - иртәгәсе көн дип әйтергә була", - диде Минтимер Шәймиев.

Президент 2004 елны 1997 елга охшатты. Агымдагы елның чагыштырмача уңышлы килүе һәм ел нәтиҗәләренә зур өметләр баглавын билгеләп үтте. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, хәзерге вакытта, булганикмәкне югалтусыз җыеп алу һәм аны файдалы итеп сату әһәмиятле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International