Татарстан Президенты җиңел атлетика спортчысын котлады

2004 елның 7 июле, чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Гөлнара Самитовага котлау телеграммасы җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, 4 июль көнне Грециянең Ираклион шәһәрендә узган “Циклитирия 2004” IAAF “Супер Гран-при” халыкара ярышларында 3000 метрга каршылыклар белән йөгерештә Казанны тәкъдим итүче Гөлнара Самитова дөнья рекорды куйды.

ТР Президенты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, “Югары осталык, җиңүгә бетмәс омтылыш һәм чын көрәшче ихтыяры күрсәтеп, Сез янәдән дөнья спорты югарылыгына ирештегез, дөньяда иң көчле җиңел атлетика спортчыларының берсе булуыгызны расладыгыз. Бүген сез - безнең республика һәм Россия горурлыгы”, - диелә, аерым алганда, котлау телеграммасында. Минтимер Шәймиев Гөлнара Самитованың “Бертуган Знаменскийлар Мемориалында” чыгышы әлеге абруйлы ярышларның бизәге булыр дигән өмет белдерде һәм спортчыга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм яңа спорт казанышлары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International