Депутатлар язгы чакырылышның соңгы утырышына җыелды

2004 елның 2 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутатлары дүртенче пленар сессиясе эшен башлады. Сессия эшен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев та катнашты. Сүз уңаенда, әлеге утырыш көзге чакырылыш алдыннан соңгысы иде, депутатлар хәзер ялга чыга.

Пленар сессия утырышы көн тәртибенә барлыгы 65 мәсьәлә кертелгән иде. Кайберәүләр, әйтик, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында", "Җир өчен түләү турында"гы Законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында" һәм башка закон проектлары, әлеге документларның Россия күләмендә ахыргача ачыкланып җитмәгәнлектән, көзге сессиягә калдырылды.

Бүгенге сессиянең төп мәсьәләләреннән берсе Татарстан Республикасы Хисап палатасы оештыруга багышланды. Дәүләт Советы Хисап палатасының рәисе итеп моңарчы Алексеевск районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Алексей Демидовны билгеләде. Сессиядә палатның аудиторлары булып Илнур Мөбәрәков, Дамир Шәмгунов һәм Сергей Колодников билгеләнде.

Депутатлар Казан шәһәренең Яңа Савин, Идел буе районнары һәм Алабуга районы һәм шәһәре буенча җәмәгать судьяларын да сайладылар.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2003 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хисап тотты. 2003 ел өчен бюджетның керем өлеше план буенча 43824,9 миллион сум булса, чынлыкта әлеге сан 44046,3 миллион сум тәшкил итә, ягъни керем өлеше 100,5 процентка үтәлгән булып чыга. Ә менә салым буенча планның үтәлеше азрак - бары 98 процентны гына тәшкил итә. Бюджетның чыгым өлешенә исә планда 45096,8 миллион сум каралган булса, гамәлдә ул 44451,5 миллион сумны тәшкил иткән, ягъни 98,6 процент күрсәткечкә ия булган. Бюджет чыгымнарының иң зур өлеше социаль өлкә учрежденияләрен финанслауга юнәлдерелгән. Җирле бюджетларга 10538,0 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән.

"Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы ТР Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында"гы закон проектын кабат тикшерү дә кызыксыну уятты. Әлеге закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан агымдагы елның 29 гыйнварында кабул ителеп, Президентка кул куяорга җибәрелгән иде. Әмма Президент аны кабат карарга дигән тәкъдим белән чыкты, закон проектын кире кайтарды. Яңа проект буенча эшләү өчен килештерү комиссиясе төзелде, аның эшендә ТР Президенты Дәүләт-хокук идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегү дә актив катнашты. Янәдән кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр нәтиҗәсендә яңартылган закон проекты депутатлар тарафыннан кабул ителде һәм Президентка кул куярга җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International