Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Әлки районында узучы авыл хуҗалыгы республика семинар-киңәшмәсендә катнашу барышында чуваш халык шагыйре Петр Хузангай туган Иске Сихтермә авылында тукталды.
Ул шул авылда урнашкан һәм шагыйрь исемен йөрткән төбәк музеенда кунак булды. Районда чуваш халкы сан ягыннан татарлардан кала икенче урында тора. Чувашлар район үзәге Базарлы Матакта һәм районның унике авылында яши һәм барлык район халкының 43% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы башлыгы Иске Сихтермә авылындагы Петр Хузангай музеенда аның иҗаты, биографиясе белән танышып, райондагы чуваш халкының тормышы, бүгенге көнкүреше белән кызыксынды һәм Петр Хузангай музеенда эчтәлекле язма калдырды.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.