Казанга Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев килә
2004 елның 29 июне, сишәмбе
29-нчы июньдә 18:35 минутта Казанга Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев килде.
Дәрәҗәле кунакны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Казахстан Республикасы Индустрия һәм сәүдә министры Гаделбәк Яхшыбаев җитәкләгән сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр делегациясе инде кичә иртән Казанга килеп җиткән. Алар "Серьго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе, "Казан вертолет заводы" ААҖ эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук, Казахстан делегациясенең ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашуы фаразлана.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев арасында узачак сөйләшүләр ике як арасында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләренә багышланачак.
Эшлекле сөйләшүләрдән тыш, Казанда Россия һәм Казахстан галимнәре катнашлыгында "Лев Гумилевның фәнни мирасында Евразия идеясе" темасына халыкара фәни-гамәли конференция оештырылачак.
Ике як арасында төзелгән хезмәттәшлек килешүләрен тормышка ашыру нәтиҗәсендә 2003 елда Татарстан һәм Казахстан республикалары арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 126 миллион доллардан арткан. Сәүдә әйләнешенең 109 миллион доллар өлешен Татарстан экспорты тәшкил иткән.
ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы белгечләре фикеренчә, Татарстан өчен Казахстан белән йөк машиналары, вертолетлар, суыткычлар җитештерү, сәүдә итү һәм ремонт ясау өлкәсендә хезмәттәшлекне җәелдерү мөмкин.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.