Хезмәт һәм шатлык туе

2004 елның 19 июне, шимбә
19 июньдә Казан Идел буе районының Мирный бистәсе янындагы каенлыкта Сабантуй гөрләп узды. Идел буе районы халкына кунакка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Аверченко, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, чит ил кунаклары килгән иде.

Бәйрәмнең төп тамашаларыннан берсе ат-спорт ярышлары узган ипподром булды. Юртак атлар арасында 1600 метр арага чабышта оста-җайдак Геннадий Большаков иярләгән Рангоут кушаматлы айгыр Сабантуй-2004 чемпионы булды. Чабыш җиңүчеләре һәм призерларына истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ат чабышлары тәмамлангач, кунаклар бәйрәм үзәге - мәйданга юл алды. Анда республиканың иң көчле көрәшчеләре катнашында милли көрәш булды. Финал көрәшендә Сабантуй-2004 батыры исеме өчен Вил Усманов һәм Рөстәм Мухамов бил алышты. Нәтиҗәдә, җиңүгә узган елларда үткән спорт бәйрәмнәрендә күп тапкырлар җиңү яулаган Рөстәм Мухамов иреште. Җиңүчегә Сабантуйның традицион бүләге - тәкәдән башка, "Жигули" маркалы яңа машина ачкычы бирелде.

Татарстан башкаласының Мәскәү районында яшәүчеләрне Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайнар котлады. Традицион ярышлар, сабан бәйрәме тарихы турында театральләштерелгән тамашалар казанлылар һәм чит ил кунаклары алкышлары астында узды. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге бәйрәмнең төрле тармак җитәкчеләре өчен республика халкы белән аралашырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин Авиатөзелеш районының "Крылья Советов" паркы мәйданындагыларны сәламләп, әле безнең бабаларыбыз башлап җибәргән нәкъ менә шушы бәйрәмгә күп кунаклар җыелуын ассызыклап үтте. Әгъзам Гобәйдуллин әлеге районның шәһәр һәм республиканың икътисади үсешенә өлеш кертүен билгеләп, шәһәрлеләргә нык сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Халык бәйрәме башкаланың Киров, Вахитов, Яңа Савин һәм Совет районнары мәйданнарында да кичкә кадәр дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International