Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев иң популяр спорт төрләренең берсе - хоккейга багышланган киңәшмә үткәрде. Анда республикабызның югары җитәкчелеге - Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, киңәшмәгә шулай ук Татарстан Республикасының яшьләр эшләребуенча һәм спорт министры Марат Бариев, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков, республикабызның эре шәһәрләре хакимият башлыклары, ТР хоккей федерациясе әгъзалары чакырылган иде.
"Утыз градус кызулыкта хоккей турында сөйләшү бик урынлы", - дип шаярып башлады сүзен Илбашы. Ләкин сүз масса-күләм спорт проблемалары, дөресрәге аның хоккейга кагылышлы өлеше турында барды. Профессиональ хоккейга шактый акчалар сарыф ителә, әмма нәтиҗәсе чын-чынлап канәгатьлендерерлек түгел. Республикада 11 боз сарае эшләп килә (әле тагын икесе - Чаллыда һәм Казанда төзелеп килә), 8 профессиональ, 32 үзешчән хоккей командасы бар, 38 бабалар спорт мәктәбендә яшь хоккейчылар әзерлиләр, шулай итеп бөтенесен бергә санасаң 24 мең кеше турыдан туры әлеге мавыктыргыч уен белән шөгыльләнә. Ләкин хоккей командаларыбызның спорт күрсәткечләре әллә ни мактанырлык түгел. Президент фикеренчә, хәлне тамырдан үзгәртергә кирәк. Хоккей безнең шартларда үз көчебез белән алга барырлык спорт төре. Бу уенны олысы-кечесе ярата, кыш та ким дигәндә алты ай, бала-чага саф һавада рәхәтләнеп хоккей уйнап чыныгып, урамның төрле тискәре йогынтысыннан аерылып профессиональ спортка кереп китәргә сәләтле.
"Ун ел эчендә менә дигән хоккейчыларны тәрбияләп үстереп була бит", - дип ассызыклады Президент. Мондый башлангыч бар инде. Республикабызның көнчыгыш-көньяк районнарында нефтьчеләр ярдәме белән соңгы вакыт кына да берничә боз сарае ачылды, "Татнефть" ААҖе генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов балалар һәм яшүсмерлар хоккеена ярдәме белән балалар күбрәк бу уен белән җитди шөгыльләнүгә тартыла. Шушыларны истә тотып, республика җитәкчелеге Татарстанның хоккей федерациясен һәм "Ак барс" хоккей клубын җитәкләүне нәкъменә Шәфәгать әфәндегә тапшырды. Әлеге адым, әлбәттә, клуб җитәкчелеге, команданың баш тренеры Владимир Вуйтек белән дә килешенгән.
Президент, Шәфәгать әфәнденең эшләре бик тыгыз булса да, без аны бу эшкә күндердек, диде. Шаяртып та алды, хоккейчылар үстереп тәрияләп, аларны читкә сату эшен җайлап җибәрсә, бу табышлы бизнеска әйләнеп китүе бар, диде.
Очрашуда шулай ук спорт, беренче чиратта хоккейны, үстерү системасын булдыру, югары уку йортларында студентларны да спорт белән шөгыльләнүгнә ныграк җәлеп итүне оештыру турында барды.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.