Минтимер Шәймиев Ислам конференциясе оешмасы Генераль сәркатибен Казанга чакырды

2004 елның 17 июне, пәнҗешәмбе
15 июнь көнне Ислам конференциясе оешмасының Истанбулда үткән чираттагы утырышында Төркия вәкиле Экмеледдин Ихсаноглу әлеге оешманың Генераль сәркатибе итеп сайланды.

Шушы җаваплы вазыйфага сайлануы уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ихсаноглу әфәндегә котлау хаты җибәрде, дип хәбәр итә ТР Президентының матубгат үзәге.

"Россия Федерациясе кебек үк, Татарстан да халыкара дәрәҗә казанган Ислам конференциясе оешмасы белән элемтәләрне ныгытуга зур әһәмият бирә. Без алга таба да даими рәвештә аралашып торырга һәм Сезнең шәхси таянычыгызга өмет итәбез", - диелә телеграммада.

Минтимер Шәймиев шулай ук Ихсаноглу әфәндене Татарстанда кунак булырга һәм 30 июнь көнне Казанда үтәчәк "Л.Н.Гумелевның фәнни мирасында евразиялек идеяләре" темасына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашырга да чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International