ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Фәрит Мөхәммәтшинны кабул итте

2004 елның 19 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Фәрит Мөхәммәтшинны кабул итте.

"Без Татарстан Президенты белән ике республика арасында сәүдә һәм икътисади элемтәләрне активлаштыру турында сөйләштек, - диде Ф.Мөхәммәтшин соңрак журналистлар белән очрашуда. - Моннан берничә ел элек Үзбәкстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Үткән ел ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Ташкентка визиты вакытында үзара мөнәсәбәтләрне үстерү буенча килешкәнлеккә ирештек". Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук узган атнада Мәскәүдә Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримовның Владимир Путин белән очрашуын искә алды. "Президентлар ике якны да борчыган мәсьәләләр, шул исәптән Россия белән Үзбәкстан арасында икътисади хезмәттәшлек алып бару турында сөйләшкән иде. Үзбәкстан базарына әлегә сорау юк. Шуңа күрә Россиянең һәм, аеруча Татарстанның зур предприятиеләре, шәхси оешмалары Үзбәкстан икътисадында лаеклы урын алыр дип уйлыйм", - диде Вәкил.

Бүгенге очрашуда катнашкан ТР Президенты киңәшчесе Тимур Акулов әйтүенчә, республика белән Татарстан нигездә вертолет төзелеше, КамАЗ өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. "Үткән ел Үзбәкстан белән сәүдә әйләнеше 21 миллион долларны тәшкил итте. Шул сумманың яртысын "КамАЗ" алып тора, - диде Тимур Акулов. - Быел сәүдә әйләнешен арттырырга ниятлибез". Тимур Акулов әйтүенчә, шулай ук "Татнефть" тә биредә үз өлешен кертәчәк. "Бүгенге көндә Үзбәкстан җирендә газ һәм нефть чыганакларын өйрәнү бара, ә Татарстан георазведчиклары тәҗрибәсе бу өлкәдә югары профессиональ дәрәҗәдә", - диде киңәшче.

Вәкил Президент белән сөйләшүдә "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадикомпаниясенең дә телгә алынуын билгеләп үтте. "Үзбәкстанда татарлар күп яши, "ТНВ" каналын булдыру - якын киләчәк эше", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин тумышы белән Татарстанның Апас районы Зур Кокузы авылыннан, 1970 елда Казанның авиация институтын тәмамлаган. Мәскәүнең чит телләр педагогика институтында, СССР Чит ил эшләре министрлыгының Дипломатия академиясендә белем алган. Сәясәт фәннәре докторы, профессор. Төрле елларда Ф.Мөхәммәтшин төрле рәсми вазыйфаларны башкара. Шул исәптән 1995-1999 елларда Татарстан Республикасының Россия Федерациясенәге Вәкаләтле Вәкиле була. 2003 елның августыннан Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы Вәкаләтле Вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International