Максатлары зурдан булган конференция үз эшен башлап җибәрде

2004 елның 17 июне, пәнҗешәмбе
17 июньдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Ауразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең беренче конференциясе тантаналы рәвештә ачылып үз эшен башлап җибәрде. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Конференциягә дип дөньяның 30 иленнән, 85 шәһәреннән, гомумән 500гә якын кеше җыелды. Алар арасында Әзербәйҗаннан, Әфганстаннан, Бангладештан, Венгриядән, Грециядән, Мисырдан, Һиндстаннан, Индонезиядән, Ираннан, Казакъстаннан, Камбоджидан, Канададан, Кытайдан, Согуд Гәрабъстаныннан, Кыргызстаннан, Латвиядән, Мексикадан, Нипаладан, Пакыстаннан, Таиландтан, Төркиядән, Үзбәкстаннан һәм Япониядән килгән вәкилләр бар.

Конференцияне ачып җибәргән Казан шәһәре башлыгы Камил Исхаков: "Сезне 1000 еллык Казанда сәламлим. Без бүген көнчыгыш һәм көнбатыш кисешкән урында җыелдык. Әмма географик яктан гына кисешми көнчыгыш белән көнбатыш, ә төрле халыкларның гореф-гадәтләренең, мәдәниятенең дә бер-берсе белән бәйләнгәнен күрсәтә. Казанда бу көннәрдә бер-берсенә бик якын кешеләр очрашты. Биредә җыелган вәкилләрнең төрлесе төрле телләрдә сөйләшә, төрле динне тота һәм шуның белән алар мәдәниятне баета. Безнең һәрберебезнең төрле проблемалары бар. Ауразиянең бүлекчәсе шул проблемаларны, ягъни бөтен кешелекнең бәйләп бетергесез мирасын саклар өчен төзелде дә. Һәм безнең төп максатыбыз - берләшеп бер-беребезгә ярдәм итү. Конференция үз максатына ирешер дип уйлыйм", - диде.

Шуннан соң Камил Исхаков оештыручылар белән таныштырды. Алар рәтенә РФ Тышкы эшләр министрлыгы, Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең оешмасы, аның Европа-Азия бүлекчәсе, "Диалог-Ауразия" Платформасы (штаб-фатиры Истамбулда), Тарихи шәһәрләрнең европа ассоциацияе, Казан шәһәре халык депутатлары Шурасы, Казан шәһәре хакимияте, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" Бөтендөнья оешмасы, Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы керә.

Билгеле, мондый мәртәбәле оештыручылар булуы юкка түгел, чөнки конференциянең әһәмияте чыннан да бик зур. Бу хакта ТР Президенты Минтимер Шәймиев та билгеләп узды һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламен җиткерде.

Конференция ачылышында исә Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең оешмасы генераль директоры Дени Рикар, ЮНЕСКО вәкиле Любава Морева, Төркиянең стратегик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Мурат Бильхан, Әфганстан, Әзәрбәйҗан, Һиндстан, Согуд Гәрабстаны вәкилләре дә үз сәламнәрен җиткереп Татарстанга карата җылы сүзләрен әйттеләр.

Моннан тыш Камил Исхаков күп телеграммалар килүен дә билгеләп узды. Алар арасында РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Сергей Кириенко, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко һәм башка күп кенә чит ил җитәкчеләреннән килгән котлауларны атап узарга була.

Ачылыштан соң "Казан" милли мәдәният үзәгендә Пленар утырыш булды. Хәзер конференциягә җыелучылар сессияләр буенча эшләрен дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International