Минтимер Шәймиев энергетика университетының яңа ректоры белән очрашты

2004 елның 25 мае, сишәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев физика-математика фәннәре докторы, профессор Юрий Петрушенконы кабул итте. Галим РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән агымдагы елның 20 маенда Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазыйфасына билгеләнгән иде.

Татарстан Президенты Юрий Петрушенконың яңа вазыйфага күчүе белән тәбрикләде һәм Казан дәүләт энергетика университеты республиканың мәгариф системасында әйдәп баручы уку йортларының берсе булуын искәртеп үтте. Илдәге өч энергетика университетларының берсе буларак, КДЭУ бөтен Россия энергетика системасына белгечләр әзерли.

Әңгәмә барышында шулай ук КДЭУ эшчәнлеге беренче чиратта "Татэнерго" ачык акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлеккә нигезләнергә тиеш, дип билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International