Татарстан Президенты нурлатлыларның хисабын кабул итте

2004 елның 26 августы, пәнҗешәмбе
26 август көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Нурлат районы игенчеләре белән очрашты. Очрашуда Нурлат шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы Фатыйх Сибгатуллин республика җитәкчесенә районда агымдагы ел урак эшләре тәмамлануы турында игълан итте һәм кулына яңа уңыштан пешерелгән икмәк тапшырды.

Тантаналы очрашуда ТР Президенты Минтимер Шәймиевтән тыш, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты, республиканың авыл хуҗалыгы тармагына бәйле дәүләт идарәләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Нурлат шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы Фатыйх Сибгатуллин ТР Президенты алдында тоткан хисабы вакытында районда 190 мең тоннага якын ашлык җыеп алынуы һәм һәр гектардан уртача 50 центнердан артык уңыш алынуы турында белдерде. Район игенчеләре тарафыннан инде 50 мең тоннадан артык ашлык дәүләт элеваторларына саклауга салынган һәм аның 30 мең тоннадан артыгы азык-төлек бодаена туры килә. Шулай ук, хәзерге вакытта терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә, ә сентябрь ае башында көзге чәчү эшләрен тәмамлау фаразлана. Көз урталарында Нурлат игенчеләре 2 мең гектар мәйданда кукуруз суктыру эшләрен башкаруны да фаразлый. Инде бүгенге көндә кукуруз орылыгын сорап мөрәҗәгать итүчеләр килә. Әлеге сүзләреннән соң, Фатыйх Сибгатуллин Минтимер Шәймиев кулына үзенең рәсми хисабын тапшырды, ә ТР Президенты яңа уңыштан алынган икмәктән, татар чәкчәгеннән һәм атаклы Нурлат чәкчәгеннән авыз итте.

Сөенечле эш хисабын кабул итеп ТР Президенты Минтимер Шәймиев нурлатлыларга һәм җыелган кунакларга мөрәҗәгать итте: "Без бүген Казан Кремленең зур вакыйгаларны билгеләп уза торган тантаналар залында Нурлат районы хезмәткәрләрен олылау өчен җыелдык. Нурлатлылар һәрвакыт уңышлы эшләделәр һәм хәзер дә эшләп киләләр. Соңгы елларда алар барлык мөмкинлекләрен тулысынча тормышка ашырып эшләп килүләрен исбатлый. Менә инде 3-4 ел дәвамында Нурлат игенчеләре үз басуларыннан һәр гектардан кимендә 50 центнер уңыш җыеп ала".

Нурлат районы игенчеләренең тырыш хезмәте, районда соңгы елларда булып узган уңай үзгәрешләр, район үзәгенең шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелүе һәм башка күрсәткечләр турында сөйләгәч, Минтимер Шәймиев район һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте: "Шундый зур уңыш алганнан соң, хәзер инде сезнең алдыгызда үз хезмәткәрләрегезнең тормыш дәрәҗәләрен, хезмәт хакларын бермә-бер күтәрү бурычы тора. Әгәр алар башкаларга караганда шулай яхшырак эшлиләр икән, башка төбәкләргә караганда яхшырак яшәргә дә тиешләр. Шулай итеп, сезнең эшегез дә, тормышыгыз да бер дәрәҗәдә башкалар өчен һәрвакыт үрнәк булып торсын. Игенчеләрнең авыр хезмәтләре югары бәяләнүе һәм игътибар үзәгендә торуы халык өчен бик тә мөһим һәм бик тә кирәк". Әлеге сүзләрдән соң республика башлыгы нурлатлыларга саулык-сәламәтлек, уңышлар теләп калды һәм аларның уңышларына дан җырлау әле башланып кына китте һәм ул дәвам итәчәк дип вәгъдәләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International