Татарстан Президенты Валерий Драганов белән очрашты

2004 елның 18 мае, сишәмбе
18 мая Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, эшмәкәрлек һәм туризм комитеты рәисе Валерий Драгановны кабул итте. Билгеле булганча, бүген Казанда "Техник җайлау - милли мәнфәгатьләр һәм халыкара тәҗрибә" исемле халыкара конференция башланды. Валерий Драганов Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча шушы конференциядә катнаша.

"РФ Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән техник көйләү буенча закон проекты - бүгенге икътисади реформада мөһим адымнарның берсе булып тора. Әлеге закон кешеләрнең сәламәтлеген саклауны, эшмәкәрлекне алып баруның куркынычсызлыгын тәэмин итә торган яңа стандартлар билгеләячәк", - дип белдерде Валерий Драганов журналистлар белән очрашуда.

Комитет рәисе белдергәнчә, Россия Дәүләт Думасы бүгенге көндә 500гә якын шундый регламент кабул итәргә тиеш. "Хәзерге вакытта без өстенлекле исемлекләр өстендә эшлибез. Монда иң элек төбәкләргә төп игътибар бирелә. Чөнки яңа стандартларны кертү өчен аларның ризалыгын алу мөһим. Эшмәкәрлек дөнья стандартлары таләпләренә җавап бирә алырмы - шуны ачыкларга кирәк. Димәк, эшмәкәрлек тә, дәүләт тә җитештерүне камилләштерү, фондларны яңарту, яңа финанс ресурслары табу һәм яңа стандартлар кертү өчен шартлар тудыру хакында уйларга тиеш", - диде Комитет рәисе.

Валерий Драганов белән Минтимер Шәймиев шушы мөһим эшне интенсивлаштыру, аңа Татарстанның дәүләт структураларын һәм эшмәкәрлеген җәлеп итү турында сөйләште. Татарстан Президенты белән очрашуда төбәкнең икътисади сәясәте темасы да күтәрелгән. Валерий Драганов бүгенге көндә республикада тормышка ашырылучы тузган торакны бетерү программасын һәм алга таба башкарылачак социаль ипотеканы - уникаль программалар, дип белдерде. Шулай ук сөйләшүдә алкоголь әйләнешенә, уен эшмәкәрлеге һәм реклама өлкәсенә караган законнарга үзгәрешләр кертү турында да сүз булган.

Очрашуда катнашкан Татарстанның сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов белдергәнчә, техник көйләүгә багышланган конференция юкка гына Татарстанда үткәрелмәгән. "Безнең Президент үзенең һәр елгы юлламасында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча зур бурычлар куйды. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе алдыннан техник көйләү законнары, халыкара тәҗрибә, милли, төбәк мәнфәгатьләре Татарстан өчен аеруча мөһим. Без Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, эшмәкәрлек һәм туризм комитетына шушы конференцияне үткәрергә ярдәм иткәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Алар шушы законның тормышка ашуы өчен күп көч куя. Безнең продукция көндәшлелекне күтәрә алырлык. Закон тулысынча эшли башлагач, безнең товарлар дөньякүләмендә киртәсез йөри башлаячак дип уйлыйм", - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International