Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең республика гражданнарына мөрәҗәгате
12 март, 2004 ел
Хөрмәтле ватандашлар!
Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Илебезнең һәм республикабызның үсеш юллары турында сайлау алды бәхәсләре, сүз көрәштерүләр вакыты узды. Һәрберебезнең язмышына кагылышлы җаваплы көн килеп җитте.
Россия дәүләтенең башлыгын сайлау — илебездәге иң мөһим, хәлиткеч кампания. 14 нче март көнне кем өчен тавыш бирүебезне билгеләгәндә, һәркайсыбыз ачык аңларга тиеш: хәзерге Россиягә нинди Президент кирәк соң?
14 нче март көнне без сезнең белән Россия Президентына кандидатлар арасыннан заман таләпләренә туры килүче, алдагы максатларны тормышка ашырырга сәләтле, Татарстан белән теләктәш дәүләт эшлеклесен сайлап алырга тиешбез.
Хөрмәтле ватандашлар!
Безнең өчен Татарстан Республикасының Дәүләт Советына сайлаулар да бик җитди мәгънәгә ия. Быелгы кампания аерата үзенчәлекле, чөнки республикада беренче тапкыр, сайлаулар, бер мандатлы округлар белән беррәттән, партия исемлекләре буенча да узачак. Шул ук вакытта, барыгызга да мәгълүм булганча, киләчәктә җирле үзидарә органнарын һәм аларның җитәкчеләрен сайлаулар да шушы система буенча үткәреләчәк. Бу безнең өчен тәҗрибә туплау да булып тора.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.