Безнең урамда бәйрәм!

2004 елның 19 мае, чәршәмбе
Бүген Бауман урамында Матбугат көненә багышланган "Гаммәви мәгълүмат чараларының урамы" дигән бәйрәм оештырылды.

"ГМЧ урамы"нда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, әле генә башкалабызга килгән кунак Ярославль өлкәсе губернаторы Анатолий Лисицын, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади багланышлар министры Хафиз Салихов, Казан шәһәре башлыгы Камил Исхаков, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов һәм башкалар булды. Беренче булып аларны "Сөембикә" журналы сәламләде. Әйтергә кирәк, бәйрәм уңаеннанмы хуҗаларның күбесе "дүртенче хөкүмәт"кә мактауларын кызганмады. Хәтта уңышлар теләп имзалар да куеп калдырдылар.

"Бүген гаммәви мәгълүмат чаралары саны шактый артты. Алар елдан-ел камилләшеп, үсә барып кына үзләрен таныта алачак. - диде ТР Президенты Минтимер Шәймиев журналистларны бәйрәм белән котлаганда. - Үзгәртеп кору чорында да җәмгыятькә караганда гаммәви мәгълүмат чаралары яңа тормышка тизрәк күчә алды. Бу аларның көчен билгели". Ярославль өлкәсе губернаторы Анатолий Лиcицын да Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аларга эшләрендә уңышлар теләде.

Массакүләм мәгълүмат чараларына килгәндә, аның бүген ниндие генә юк иде?! Күбесе үзләренең төсле-төсле футболкалары, бейсболкалары белән әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп торды. Безнең "Intertat.ru" газетасы электрон, ягъни Интернетта булганлыктан үз йөзен компьютерда күрсәтте.

Башкалабызда нәшер ителүче "Сөембикә", "Ялкын", "Татарстан", "Казан утлары", "Сәхнә", "Казан" журналлары, "Ватаным Татарстан", "Казанские ведомости", "Шәһри Казан", "Время и Деньги", "Мәдәни җомга", "Татар иле" газеталары, "Татарстан - Яңа гасыр", "Татарстан" телерадиокомпанияләре, "Татар радиосы", "Азатлык" радиолары, шулай ук республикабызның төрле район-шәһәрләрендәге гаммәви мәгълүмат чараларыннан булган Түбән Каманың "Туган як", "Нефтехимик" газеталары, Чаллының "Мәйдан" журналы, Кама Аланының "Посинформ" һәм башкалар белән бүгенге бәйрәмдә якынрак танышырга мөмкин булды. Хәтта төрле бәйгеләр оештырып, җиңүчеләргә теге яки бу мәгълүмат чарасын күрсәтә торган билгеләр төшерелгән бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм булгач инде, билгеле, җыр-биюсез булмый. Шуңа Бауман урамы татар, урыс җырчылары тавышыннан яңгырап торды. Аеруча "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе бу яктан яхшы әзерләнгән. Зөфәр Хәйретдинов, Асаф Вәлиев, Исмал, "Хомай", балалар иҗат коллективлары һәм тагын күп кенә билгеле җырчылар һәм төркемнәрнең "бушлай концерты" үзәк урамында йөрүче халыкка бәйрәм күчтәнәче булды. "Татарстан" телерадиокомпаниясе, "Шәһри Казан" газетасы, "Бердәм Россия" оештырган тамашалар шактый күңелле күренде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International